Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарстанында Ислам динен кабул иткән көн белән котлады
Кадерле татарстанлылар!
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне республикабыз, татар халкы өчен зур әһәмиятле, истәлекле вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан котлыйм.
Урта Идел буенда ислам тугызынчы гасырның икенче яртысында ук тарала башлый, мондагы рухи җирлектә тамыр җәя. 922 елда Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге болгарлар аны, Багдад хәлифе әл-Моктадир илчелегенең турыдан-туры катнашы белән, дәүләт дине буларак кабул итә. Бу хәл халкыбызның үсеш юлын сайлавына... Читать дальше...