Галим Фәйзелхак Ислаев: «Тарихны җиңүчеләр яза»
1. «Совет заманында милли телләр яхшы укытыла иде»
Совет заманының мәгариф системасын мактыйсым килә. Күп очракларда бу чорга тәнкыйди карасак та, милли телләрне укыту яхшы итеп оештырылган иде. Безнең якта да — Пермьдә мин ана телендә белем алдым, шулай булса да мин көндәшлеккә сәләтле шәхес.
Кызганыч, бүгенге буынга ана телендә укырга бернинди мөмкинлек юк. Хәзер Пермьдә бөтен мәктәпләрдә дә уку рус телендә алып барыла. Татар теле һәм әдәбияты өченче дәрәҗә фән буларак кына керә. Читать дальше...