Төркиянең Искешәһәр каласында Чыңгыз Айтматов музее ачылды
(Истанбул, 11 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Искешәһәрдә дөньякүләм күренекле язучы Чыңгыз Айтматов музее эшли башлады. Бу хакта җирле матбугат — «Эсгазета» электрон газетасы һәм искешәһәрле милләттәшебез Вахит Ирдән хәбәр итә.
Музейны ачу тантанасына Кыргызстанның Анкарадагы илчесе Кубаничбәк Өмүралиев, шәһәр җитәкчелеге, әдәбиятчылар, сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр, Төркиядәге кыргыз диаспорасы вәкилләре һәм Искешәһәр татар җәмгыяте әгъзалары катнашты.
Чыңгыз Айтматов музее шәһәрнең иң борынгы торак урыны булган, бүгенге көндә күп санлы музейлары белән дан тоткан туристик Одунпазары районында урнашкан. Ул тарихи Ком каһвәчесе бинасында музей-кафе концепциясе нигезендә оештырылган.