33 яшьтә фаҗигале һәлак булган галим Әнвәр Әфләтунов турында: «Абыебызның каберен таптык»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасына филология фәннәре кандидаты Әнвәр Әфләтуновның туганнары – Рузалия Гәрәева белән Фирдәвес Гобәйдуллина мөрәҗәгать итә. Алар «Татар-информ» сайтында «КФУ мөгаллимнәре татар галимнәренең каберләрен зиярәт кылды һәм рухларына дога укыды» дигән репортажымны күреп, шунда үзләренең абыйларының исемен дә күреп ала. Баксаң, Рузалия апалар менә инде бик күп еллар Әнвәр абыйның каберен таба алмый интегә икән... Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы урынбасары Дамир Хөснетдинов исә миңа – әлеге репортажның авторына – яңадан мөрәҗәгать итте, һәм Әнвәр ага Әфләтуновның туганнары белән элемтә урнашты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай итеп, «Татар-информ»да чыккан бер репортаж күпме кешене берләштерде, бер-берсен эзләргә, табарга ярдәм итте!.. Ә хәзер, язманың төп герое – Әнвәр абый Әфләтунов турында сөйләшүгә күчик.

Рузалия Гәрәева белән Фирдәвес Гобәйдуллина – Әнвәр Әфләтуновның сеңелләре, ягъни «племянницалары». Рузалия апа 26 ел Казан шәһәре Башкарма комитетында хезмәт куйган, ә Фирдәвес апа Марий Эл Республикасының Звенигово районындагы дәүләт статистикасы бүлегендә эшләгән. Хәзер икесе дә лаеклы ялда.

«Әнвәр абыйны беркайчан да онытмадык, әмма өлкән яшьтәге туганнар белән бергә аның каберенә барырга җай чыкмады»

– Әнвәр абыйның каберен биз озак эзләдек, – дип башлады сүзен Рузалия апа. – Әнием Зәйтүнә – Әнвәр абыйның бертуган апасы, 2013 елда вафат булды, аны Яңа татар бистәсе зиратында җирләдек. Шул вакытта зиратның администрациясенә Әнвәр абыйның каберен эзләп табу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иттем. Әнвәр абыйның шунда җирләнгәнен белә идем чөнки. «1980 елларда безнең архив янды, шуңа күрә мәгълүмат сакланып калмаган», – дип аңлаттылар. Алай да, өмет өзми, Әнвәр абыйның каберен үзебез эзләп карарга булдык.

Рузалия Гәрәева (сул якта) һәм Фирдәвес Гобәйдуллина (уң якта)

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Ә яшьрәк вакытта Әнвәр абыйның каберенә бөтенләй барганыгыз булмадымы?

– Яшең арткан саен гына шуны аңлый башлыйсың: исән чакта без туганнарыбыз белән аз сөйләшәбез, туганнарыбыз турында аз беләбез шул. Яшь вакытта андый гадәт юк иде.

Быел – илебездә «Гаилә елы»... Элек гаиләләрдә балалар күп булган, нәсел җебе нык, күп тармаклы, нәсел агачы көчле тамырлы булган. Нәсел агачы корымасын өчен, исән калганнар турында кайгыртып яшәргә һәм үлгәннәрне истә тотарга кирәк...

Яшь буын туганнарның каберләрен зиярәт кылмый, бу – күбрәк өлкән буын бурычы иде кебек. Безнең белән дә шулай булып чыкты: хәзер инде үзебез дә өлкән яшькә җиттек. Әнвәр абыйны беркайчан да онытмадык, догадан калдырмадык, әмма өлкән яшьтәге туганнар белән бергә аның каберенә барып кайтырга җай чыкмады, башыбызга килмәде.

Олы яшьтәге туганыбыз Зәйнәп апа Әнвәр абыйның каберен күргән булган. «Тимер һәйкәл куелган», – дип әйтә иде. Шуңа күрә без дә тимер һәйкәлле кабер эзләдек. Таба алмадык.

– Ә балалары әтиләренең кайда җирләнгәнен белгәндер бит?

– Әйе. Әтиләре вафат булганда, алар бала гына – бик кечкенә булганнар: кызы Ләйләгә нибары 3 яшь, улы Рафаэльгә 10 яшь булган. Алар инде күптәннән Казанда яшәми, шуңа күрә әтиләренең каберен хәтерләмиләр. Ләйлә белән язышып, аралашып торабыз. «Әтине җирләргә барган идем, тик берни хәтерләмим», – дип әйтте. Әнвәр абыйны җирләгән вакытта, оркестр уйный башлагач, улы Рафаэль куркып качып киткән. Ул да хәтерендә калдырмаган. Без үзебез дә бит Әнвәр абый вафат булганда балалар гына идек – 3нче класс укучылары... Олылар сөйләшкәне, бик каты елаганнары генә хәтердә калды.

Әнвәр абыйны җирләүне Казан университеты оештырган булган, бу хакта әниләребез сөйләгән иде.

Рузалия Гәрәева

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар-информ» язмасында Әнвәр абыебызның исемен күреп алгач, бик сөендек»

– Шулай итеп, туганнан туган сеңлемә: «Фирдәвес, Әнвәр абыйның каберен югалттык ахры», – дигән идем. Ә болай мин бик күп телеграм-каналларны укып барам. Берьюлы Яңа татар зираты дигән сүзне күреп алдым. Ул хәбәр «Татар-информ»да чыккан булган, мин аны тиз арада укып чыктым. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге, мөгаллимнәре татар бүлегендә хезмәт куйган галимнәрнең каберләрен зиярәт кылган, галимнәр исемлегендә Әнвәр Әфләтунов дигән исем дә бар иде. Әнвәр абыебызның исемен күреп алгач, бик сөендек. «Алай булгач, университетта беләләр», – дип уйладык.

Гомумән, архивка барырга уйлап тора идем. Университет җирләгәч, кайда да булса теркәлеп калырга тиеш, дип чамаладым. Шулай итеп, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына – Татар теле белеме кафедрасына юл тоттык. Килгәч тә, декан урынбасары Дамир Хөснетдиновны очраттык. Ул безгә барлык мәгълүматны җибәрде, кабернең фотосын күрсәтте. Шунысы гаҗәп: галимнәр исемлегендә Әнвәр абый булмаган. «Татар теле бүлегенә нигез салган Рәбига Хәкимова каберен эзләдек. Эзләгән вакытта, Рәбига апа кабереннән ерак түгел, арттарак, Әнвәр Әфләтунов каберен күреп алдык һәм аның каберен дә чистарттык», – дип аңлатты ул.

КФУ мөгаллимнәре татар бүлегенә нигез салган Рәбига Хәкимова кабере янында. Октябрь, 2024 ел

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Шулай итеп, Дамир Хәйдәрович җибәргән фоторәсемне карадык та, Яңа татар бистәсе зиратына бардык. Һәм Әнвәр абыебызның каберен таптык! Дөрес, озак эзләргә туры килде. Ләкин максатыбызга ирештек. Шатлыгыбызны университет белән дә уртаклаштык һәм, шул уңайдан, Сезгә дә әңгәмә бирергә, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләргә булдык.

Без Сезгә бик рәхмәтле! Сезнең мәгълүмат булмаса, Әнвәр абыйның каберен таба алмас идек. Бу – безнең өчен бик зур табыш булды. Галимнәргә дә Әнвәр абыйның каберен чистартканнары өчен зур рәхмәт!

Аллаһ теләсә, киләсе елда язын Яңа татар бистәсе администрациясе белән сөйләшеп, Әнвәр абыйның кабер ташын рәткә китерергә телибез. Шундый ниятебез бар. Менә шундый тарих.

«Поезд астында тапталып вафат булгандыр, дип фаразлыйбыз...»

– Әнвәр абый бик фаҗигале төстә вафат булган. Ләкин вафатында ак таплар бар шикелле. Төгәл нәрсә булганлыгы билгелеме?

– Бу хәлнең Әбҗәлилов урамы чокырында булганлыгын беләбез, ул вакытта анда әле күпер юк иде. Николай Ершов урамында гына бер күпер барлыгын хәтерлибез. Күпер астыннан тоннель үтә. Таудан төшәр өчен баскыч ясаган иделәр, кешеләр шуннан төшеп, менеп йөрде. Бу фаҗига кичен була. Әнвәр абыйның университеттан тулай торакка кайтып килеше булган.

Әнвәр Әфләтунов

Фото: Рузалия Гомәрованың шәхси архивы

Әнвәр абый, мөгаен, шул кыска юл белән – тимер юл аркылы кайтырга булган, ә анда текә борылыш бар. Тоннель яныннан узганда поездны күрмичә калгандыр. Поезд тизлеген киметкәндер, ләкин аны күрмәгәннәр, ә Әнвәр абый поездны ишетеп өлгермәгән. Поезд астында тапталып вафат булгандыр, дип фаразлыйбыз. Үлем турындагы таныклыкта, аның сул кулы һәм аякларына травматик ампутацияләү булган, дип язылган. Ләкин үлем сәбәбенең икенче версиясен дә ишеткәнебез булды – аны үтергәннәр, дигән имеш-мимешләр дә бар. Җинаять эше дә кузгаткан булганнар, ләкин гаепле кешеләрне тапмаганнар.

Әнвәр абый студентлар белән үзен кырысрак тоткан, дип тә әйткәннәре булды. Укытучыларның төрле чагы була, алар да кеше бит. Бәлки, кем дә булса үч алган булгандыр? Белеп булмый. Әнвәр абый 33 яшендә җан бирә, бик яшьли! Әмма шулкадәр кыска вакыт эчендә ул бик күп фәнни эшләр башкарган. Фәнни-тикшеренү эшләре дә бихисап.

Яңа бистә татар зираты. Әнвәр Әфләтунов кабере.

Фото: Рузалия Гәрәева

«Әнвәр абый бик ачык, игелекле, намуслы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше иде»

– Без бала гына идек, дисез. Ә бала вакытта барысы да башкача кабул ителә, шулай бит. Әнвәр абый нинди кеше булып истә калган икән? Аның җитди эшләр белән шөгыльләнүен, галим булганын аңлап та бетермәгәнсездер...

– Әнвәр абый 1930 елда Буа шәһәрендә дус-тату гаиләдә туган, ул – иң төпчек бала. Ә алар барлыгы 7 бала булганнар. Әниемнең истәлекләре буенча, ул бик ачык, игелекле, намуслы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше булган. Әнвәр абый бик тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә үскән. Аның әтисенең, ягъни безнең бабайның, бер кибете булган, шуның аркасында аларны раскулачивать иткәннәр (аннары 1998 елны без әнием белән аны реабилитацияләдек). Алар шәһәр читендәге кечкенә өйдә торганнар, сыер асраганнар. Аның әнисе, безнең әбиебез, балалар йортындагы ятимнәргә сөт эчергән. Әнвәр абыйның ике абыйсы һәм апасы Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм, бәхеткә, сугыштан исән-сау кайтканнар.

Әнвәр Әфләтуновның хатыны Солтания Вахитова

Фото: Рузалия Гәрәеваның шәхси архивы

Мәктәпне тәмамлагач, Әнвәр абый Казанга китә, укый, өйләнә, аспирантураны тәмамлый. Хатыны Солтания апа һәм 2 баласы белән алар тулай торакта яши иделәр... Хәтерлим, без аларга уку елы алдыннан кунакка килгән идек. Әнвәр абый безгә 1нче сыйныф өчен кирәкле әйберләрне сатып алырга ярдәм итте. Бу вакытта алар белән безнең әбиебез яшәде, балаларны карады. 3 елдан Әнвәр абый вафат булды...

Аның хатыны Вахитова Солтания Бәдриевна, әни сөйләвенчә, ТАССРның Фәннәр Академиясендә сүзлек төзүче булып эшләгән, әмма бездә төгәл мәгълүмат юк. Ул балаларын үзе генә үстерде, башка кияүгә чыкмады. Аларга тулай торактан ерак түгел фатир биргән иделәр. Университетның механика-математика факультеты студентлары буларак, без Фирдәвес белән аларның гөлләр үсеп утырган чиста, якты фатирларында кунакта була идек. Диван өстендәге бөтен диварны каплап торган шәмәхә төстәге гаҗәеп гөлне, бакчаларыннан эре-эре кисәкләргә туралган укроп, сарымсак һәм май салынган хуш исле помидорларны, телеңне йотарлык вареньеларны хәтерлим... Солтания апа бик яхшы хуҗабикә иде, безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алды. Ул үзе 1996 елда 66 яшьтә дөнья куйды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Әнвәр абыйның каберен карап торды.

Әфләтуновлар гаиләсе табигать кочагында.

Фото: Рузалия Гәрәеваның шәхси архивыннан

...Әнвәр абый исән чакта без аны бик сирәк күрдек. Бәлки, эше күп булгандыр. Фән өлкәсендәге кешеләрнең вакыты, үзегез беләсез, бик тыгыз була. Ул укыткан, фән белән шөгыльләнгән, экспедицияләргә барган. Әмма Әнвәр абый – әнинең иң яраткан энесе иде. Ул шуның кадәр мәрхәмәтле, ягымлы, якты кеше иде. Әниләр сөйләве буенча, безнең хәтердә ул шундый кеше булып калды.

– Алар безгә кунакка килергә ярата иде, – дип дәвам итте Фирдәвес апа. – Кечкенә кызлары Ләйлә дә бездә бик еш кунакта була иде. Әнвәр абый бик белемле, грамоталы иде. Каенатам Нәҗип Гобәйдуллин Буа районында «Байрак» газетасының баш мөхәррире булып эшләде, Әнвәр абыйны ул университетка керергә әзерләгән: рекомендация биреп җибәргән булган.

Без Рузалия белән балалар бакчасыннан бирле бергә: бер сыйныфта белем алдык, университетта да бергә укыдык.

Фирдәвес Гобәйдуллина

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Балалары турында: «Тормыш аларны төрле якларга таратты»

– Әнвәр абыйның балалары белән аралашып үстегезме?

– Әтиләре үлгәннән соң, алар еш кына Буада кунакта була иде, аеруча кызы Ләйлә еш кайтып йөрде. Улы Рафаэль Чүпрәлегә кайта иде, анда безнең җизни – Әхмәтов Гали Әхмәт улы – партия райкомының беренче секретаре булып эшләде. Аннары ул, Солтания апа үлгәч, 2005 елга кадәр (вафат булганчы) Әнвәр абыйның каберен карап торды.

– Аларның балалары дәү әтиләренең юлын – фән юлын сайламадымы?

– Юк шул. Кызы Ләйлә генә Казан дәүләт университетының филология факультетының рус-татар бүлеген тәмамлап, распределение буенча Түбән Новгород (Куйбышев) өлкәсенә киткән, мәктәптә укыткан. Татарча сөйләм телендә генә сөйләшә. Кияүгә чыгып, 2 малай тапкан. Аларның берсе бик тә Әнвәр абыйга охшаган. Рафаэль Казанның елга техникумын тәмамлады. Бүгенге көндә Новосибирск янындагы Бердск дигән кечкенә шәһәрдә хатыны Галина, 2 уллары белән яши. Бер улы Әнвәр абыйга охшаган. Менә шулай тормыш аларны төрле якларга таратты. Казанга бик сирәк кайталар.

Кызганыч, безгә Әнвәр абый алдында оят. Туган телне белмичә яшәү дөрес түгел. Балалар бакчасы, мәктәп, университетта рус мохитендә үстек бит. Элек заманасы да шундый иде – татар теленә игътибар бик юк иде. Пенсиягә чыккач, туган тел үзенә тартты: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле курсларына йөрдем. Безне Раушания ханым Сәгъдәтҗановна укытты, шулкадәр ошаттым! Иҗади яссылыкта алып барды, курслардан канәгать калдым. Әкренләп-әкренләп телне өйрәнүне дәвам итәм.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Сез башкалар өчен бик яхшы үрнәк, Рузалия апа!

– Рәхмәт. Яшьләргә гыйбрәт булсын иде. Әнвәр абый юкка гына диалектларны өйрәнмәгәндер. Буа районы Чүпрәле районыннан ерак түгел, ә анда – «ц» авазы кушылган мишәр сөйләме. Без аларга якын булгач, авызны ачып сөйләшә башласак, «мишәр» дип әйтә иделәр. Мишәр дигәч, сөйләшергә дә ояла идем, Казан халкы әдәби татар телендә, матур сөйләшә бит. Шуңа күрә оялу да булгандыр, дим. Ләкин болар барысы да артта калды.

Шуны әйтәсем килә: ихтимал, Әнвәр абый нәкъ менә шуңа күрә диалектология өлкәсен сайлаган булгандыр.

«Әнвәр абыйның хәтерен тарихка кертеп калдырасыбыз килә»

– Буа якларына кайтып йөрисезме?

– Әйе, кайтабыз. Буада исән булган туганнарыбыз да аз калды шул. Нигез йортны сатып, әнине Казанга алып килгән идем. Әниләрнең иң өлкән абыйсы Сәлахетдин абыйның кызы Рузалия хәзерге вакытта шунда яши. Аларга кайтабыз. Таһир абыйның улы Наил дә гаиләсе белән анда, аларга да кайтабыз.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Әнвәр абый туып үскән төп нигез йорты кайда, бармы ул?

– Беренче хатыны үлеп киткәч, бабай безнең әбиебезгә өйләнгән, ә әби бабайдан 20 яшькә яшь булган, гаилә корып җибәргәч, 7 бала тапкан. Бабайларны раскулачивать иткәннән соң, йортларын коммуналь йорт итеп ясаганнар. Анда берничә гаилә торган, шул исәптән, беренче секретарь дә шунда яшәгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, әнием мәктәпне генә тәмамлаган булган, Апас районына окоп казырга барганнар. Сугыштан соң әнием хисапчы булып колхозда эшләгән, акчалар җыеп, бар туганнар ярдәме белән, кечкенә генә йорт салганнар. Әбиебез вафат булганчы шул йортта тордылар. Без барыбыз да Буадан төрле якка таралышып беткәч, әби һәм аның беренче кызы Зәйнәп шул йортта тордылар. Әбиебез 91 яшьтә вафат булды.

Зәйнәп апа үлеп киткәч, төп йорт Таһир абыйга калды. Таһир абый яшьли үлеп китте, хатыны Дилбәр апа туганыбыз Әлфиягә сатты. Ләкин шуннан соң Әлфия йортны сатты, йорт сакланып калмады. Аны хәзер сүтеп, шул йорт урынына башкасын салганнар, дип беләбез. Әнвәр абыйлар шул йортта үскәннәр. Шуннан китте, шунда кайтып йөрде.

– Әнвәр абыйның исемен мәңгеләштерү буенча уй-теләкләрегез юкмы?

– Буа энциклопедиясендә Әнвәр абый турында кыскача мәгълүмат кертелгән. Туган якны өйрәнү музеенда Әнвәр абый турында да мәгълүмат булса, бик сөенер идек. Әмма аның өчен Әнвәр абый белән бәйле материал тәкъдим итәргә тиеш булабыз. Әгәр дә материал туплый алсак (ә бу эшкә әлеге әңгәмә төп нигез булып торыр иде), тәкъдим итәр идек. Әнвәр абыйның хәтерен тарихка кертеп калдырасыбыз килә.

Университетның татфак мөгаллимнәренә һәм сезнең редакциягә абыебыз турында истәлек өчен зур рәхмәт. Ниһаять, без Әнвәр абыйны таптык һәм инде башка югалтмабыз, – дип тәмамладылар әңгәмәне Рузалия Гәрәева белән Фирдәвес Гобәйдуллина.

Башланган эш – беткән эш, ди халык, ИншәәАллаһ, Рузалия апа белән Фирдәвес апаның нияте ахыргача тормышка ашар. Без дә хәбәрдар булып торырбыз, дип өметләнәм.

«Әнвәр абый фотосурәтенең яхшы саклануына гаҗәпләндек».

Фото: Рузалия Гәрәева

Галимнең кызы: «Әтинең кулъязмалары арасында докторлык диссертациясенең дә булганлыгын беләм»

Ләкин бу тарих шуның белән тәмамланмады – әле нокта куелмады. Игътибарыгызга, Әнвәр Әфләтуновның кызы Ләйлә ханым Әфләтунованың безнең редакциягә әтисе турында искә алып язган язмасын тәкъдим итәбез. Әтисе турында ул бар белгәнен исенә төшереп язып җибәрде:

Әнвәр Әфләтунов улы Рафаэль Әфләтунов белән

Фото: Рузалия Гәрәеваның шәхси архивы

– Әтием турында нәрсә әйтә алам: мәктәпне тәмамлаганнан соң ук Буадан Казанга китә, медицина институтына укырга керә, 1 семестр укый, беренче сессияне уңышлы тапшырып, каникулга туган ягына кайтып китә. Каникуллардан соң анатомия курслары башлана. Беренче дәрестән үк күңеле кайта: бу юнәлеш аныкы түгеллеген аңлап ала. Документларын алып, Казан университетының татар филологиясе факультетына укырга керә. Нәкъ шунда укыган вакытта әнием белән таныша. 1953 елның язында өйләнешәләр. Өстәл табынында – бәрәңге, колбаса һәм винегрет... Бер сүз белән әйткәндә, студент туе! Бөтен төркем белән билгеләп үтәләр.

Әтием яхшы укый, студент елларында ук фәнни эш белән шөгыльләнә, шунда ук кафедрада укытырга кала: кандидатлык диссертациясе яза, аны уңышлы гына яклап чыга, ләкин «филология фәннәре кандидаты» дәрәҗәсе ул вафат булганнан соң гына, минемчә, 1964 ел башында бирелә.

Әтиемнең миңа өстәл ясап биргәнен аерымачык хәтерлим, өстәл өслеге органик пыяладан, астыннан яшел буяу белән буялган иде. Минем ак баулы-сеткалы тимер караватым бар иде. Әти, караватка менеп, миңа мәче турында татарча китап укый иде. Соңрак бу хәл турында әнигә сөйләгәнем булды, ә ул: «Син моны хәтерли алмыйсыңдыр, сиңа бит 1 генә яшь иде», – дип әйтә иде. Ә мин хәтерлим! Һәм әтинең карандашы бар иде. Әти өстәл ясаганда, мин ул карандашны сүттем, тик кире җыя алмадым... Әти ачуланыр дип курыктым һәм карандашны чәчәк чүлмәгенә күмеп куйган идем.

Мин әтинең кулъязмалары арасында докторлык диссертациясенең дә булганлыгын беләм, тик, кызганыч, әни ул материал белән ничек эш иткәндер – белмим, – дип язган Ләйлә Әфләтунова.

«Әнвәр абый исән булса, ул, һичшиксез, фәнни эшчәнлеген дәвам итәр иде, – дигән фикердә Рузалия апа, – докторлык диссертациясен яклап, төрки телләрне өйрәнүгә зур өлеш кертер иде. Урта Идел буе һәм Урал буе татар халык сөйләшләренең атласында аның күп кенә фәнни хезмәтләре һәм эзләнүләре телгә алына. Ул аларны кыска, ләкин якты тормыш юлында эшләп калдыра алган. Башка галимнәр дә аларга үзләренең фәнни эшләрендә мөрәҗәгать итә».

Менә шундый аянычлы язмыш...

Бик кыска гомер, ни кызганыч. Кем белә, бәлки, Әнвәр ага фәнни эшчәнлегендә яңа ачышлар, эзләнүләр, тикшеренүләр ясаган булыр иде. Докторлык диссертациясен дә яклап, профессор исеменә лаек булып, халкыбызга, татар теле белеме фәненә хезмәт итеп яшәр иде, талантлы шәкертләр тәрбияләп чыгарыр иде... Иде, иде... Әнвәр Шиһап улы Әфләтуновның рухы шат, урыны оҗмахта булсын.

Әнвәр Әфләтунов

Фото: Рузалия Гәрәеваның шәхси архивы

  • Әнвәр Шиһап улы Әфләтунов – тел белгече, филология фәннәре кандидаты, татар теле диалектологиясе һәм фонетикасы, Башкортстан татарларының тел үзенчәлекләре буенча хезмәтләр авторы. Әнвәр Әфләтунов 1930 елның 11 гыйнварында ТАССРның Буа районы Буа шәһәрендә туа. 1954 елда Казан университетын тәмамлый. 1957-1963 елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта.
  • Хезмәтләре: «БАССРның көнбатыш hәм көньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарлар сөйләшендәге фонетик үзенчәлекләр» (Казан, 1959). «Языковые особенности татар западной и юго-западной части БАССР»: Автореферат дис. представл. на соискание учен. степени кандидата филол. наук (1961). «Фонетика современного татарского языка» (Казань, 1962).
  • 1963 елның 3 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була, Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Йошкар-Оле, в Марий Эл и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Йошкар-Оле

Ria.city

Прогулки по Марий Эл: знакомимся с новогодней Йошкар-Олой

Аэропорт соседнего с Марий Эл региона закрыли из-за угрозы атаки

Дождь и сильный мороз не помешали украсить Йошкар-Олу к Новому году

Жизнь на паузе // 17-летнюю Кристину спасет высокотехнологичная операция

Музыкальные новости

Бизнес в ОАЭ: выбор между Free Zone и локальной компанией

Премьера детское шоу “Щенки Спасатели: Вперед в Новый Год” 31 декабря ДК им. Ленсовета

В Мордовии представители Росгвардии вручили медали и удостоверения подшефным кадетам «Гвардейской смены»

Бастрыкин поручил СК проверить сообщения о рейдерском захвате квартир москвичей

Новости Йошкар-Олы

От -2 до -17: погода готовит жителям Марий Эл температурные перепады на четверг

33 яшьтә фаҗигале һәлак булган галим Әнвәр Әфләтунов турында: «Абыебызның каберен таптык»

Сельских чиновников наказали за погруженную во тьму улицу

Куда съездить на каникулы в Марий Эл: пять новогодних локаций для всей семьи

Экология в Марий Эл

Надолго и всерьез: «детский» формат ГПМ Радио запущен в 30 городах

Подкаст "Женское дело. Лаборатория успеха". В гостях Евгения Толстикова

Создании ИИ клипа. Создание клипа с помощью нейросети.

«Я берегу его»: Подольская призналась, что скрывает от мужа Преснякова

Спорт в Марий Эл

Путинцева о том, как с травмой колена победила Швентек на «Уимблдоне»: «Думала: блин, пусть после этого матча вообще больше ничего не сыграю, но ее я сегодня обыграю»

Соболенко прибыла на первый турнир 2025 года после решения Рыбакиной

«Соколиная» охота: команда Рублева взяла титул на World Tennis League

Надаль приехал на молодежный итоговый турнир ATP в Джидде

Moscow.media

Поздняя осень...

Кабмин запретил майнинг в 10 регионах России до 2031 года

Свыше 6,5 тысячи жителей Москвы и Московской области получили справки о статусе предпенсионера в клиентских службах регионального Отделения СФР и МФЦ

Погожий денёк...











Топ новостей на этот час в Йошкар-Оле и Марий Эл

Rss.plus






Офицер Росгвардии стал участником торжественной церемонии вручения паспортов юным жителям Республики Марий Эл

Источник 360.ru: в Йошкар-Оле мужчина погиб, спасая женщину от бывшего с ножом

В Йошкар-Оле на Воскресенском проспекте автоледи устроила ДТП

33 яшьтә фаҗигале һәлак булган галим Әнвәр Әфләтунов турында: «Абыебызның каберен таптык»