Авылда төнге фаҗига: 3 бала һәм 2 олы кеше янып үлгән
Узган төндә Якутиянең Сунтар авылында янгында 5 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булган. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Бу хакта РИА Новости яза.
Саха Республикасы (Якутия) буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Сунтар районында шәхси йортта янгында 5 кеше үлүен, алар арасында 3 бала да булуын хәбәр итте.
«Саха Республикасы (Якутия) Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында 2 һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» маддәсе билгеләре нигезендә җинаять эше ачты», – диелә хәбәрдә.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын кухняда кыска ялганыш аркасында чыккан. Өйдә янгын турында кисәтә торган җиһазлар булмаган, диелә хәбәрдә.