Дәү әтиемә -Бөек Җиңү өчен рәхмәт
Дәү әтиемә -Бөек Җиңү өчен рәхмәт! Мин синең белән горурланам!
Дәү әтием Сабиров Минзакир Сабир улы 1910 нчы елның 5 январендә ТАССР ның Әлки районы Татар Борнае авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Сугыш башланган вакытта Мәскәү шәһәрендә метро төзелешендә эшли була. Мәскәү шәһәреннән 1941 елның июль ахырында армиягә алына һәм турыдан-туры фронтка жибәрелә.
Ул 5 нче армиянең 352 нче укчы дивизиясендә хезмәт итә. Сабиров Минзакир, үзенең иптәшләре белән Курск дугасында, Волоколамск шәһәре тирәләрендә, дошманнан Мәскәү шәһәрен саклап сугышалар.
1943 елның 26 нчы февралендә яралана һәм Можайск шәһәренең № 3100 госпиталендә дәвалана, аннан соң аны Свердловск шәһәренә күчерәләр. 5-6 ай госпитальдә дәвалангач, сугышка яраксыз диеп комиссовать итәләр. Ул авылга кайта һәм колхозда эшли башлый.
1945 елдан Куйбышев районында (Спасс) авторотада шофёр булып эшли башлый. Ул хөкүмәтебезнең түбәндәге медальләре белән бүләкләнгән:
-Орден Отечественной войны I степени;
-“60 лет вооруженных сил СССР";
- "70 лет вооруженных сил СССР";
1994 елның 28 августында вафат булды.
Автор: Гульнур Зарипова