Поезд пассажирларының куркыныч вакыйгага әверелгән ялы: «Акчаны ел буе җыйган идек»
Кемдер ял итү өчен ел буе акча җыйган, алдан кунакханәләр яки кунак йортларын броньләп куйган, ә кемдер эшкә юл тоткан. Казан-Адлер поезды пассажирларының җылы якта ял итү турындагы өметләре бер мизгелдә юкка чыга. Волгоградтан көньякка таба 200 чакрым тирәсе китү белән поезд тимер юл кичүе аша чыккан «КамАЗ»га бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә 9 вагон рельслардан төшә, 100 дән артык кеше зыян күрә. Аларның кайберләре авыр хәлдә хастаханәдә. Ниндидер могҗиза белән генә бу фаҗигада корбаннар булмый кала. «Волгоград онлайн» сайты авария урынына, хастаханәгә һәм пассажирларның вакытлыча урнашу пунктына барып, зыян күрүчеләр белән сөйләшкән.
«Поезд чайкала башлады һәм мин егылдым»
Жутово станциясендә Казан-Адлер поезды нибары 2 минут тора. Бортпроводниклар бер кешегә дә чыгарга рөхсәт итмиләр. Урамда җәйге челлә, төш вакыты. Шуңа да пассажирлар кондиционер астында утырып, пешкән йомырка, казылык, тавык белән тамак ялгарга керешәләр. Ләкин бер мизгелдә аларның кулларыннан телефоннары да, стаканнары да төшеп китә.
Фото: © https://v1.ru/
Пассажирларның төрле якка чәчелгән шәхси әйберләре, матрас-мендәрләр, ауган һәм янчелгән вагоннар арасында Азалия исемле кыз басып тора. Ул тумышы белән Башкортстаннан, Казанда эколог булырга укый. Адлерга студентлар отряды белән эшкә китеп баруы. Бәхетенә, кыз һәләкәттә зыян күрмәгән, күгәргән урыннары да юк.
Азалия әйберләрен алырга дип, вакытлыча урнашу пунктыннан кире фаҗига урынына килгән.
Мин алтынчы вагонда идем. Поезд чайкала башлады һәм мин егылдым. Минем сынган, яраланган урыннарым юк. Ләкин мин психологик җәрәхәтләр алдым. Әйберләрем анда калды. Документларым, телефоным. Туганнарыма вакытлыча урнашкан урыннан шалтырата алдым. Безне балалар бакчасына китерделәр, ашаттылар. Волонтерлар әйберләрне табарга ярдәм итәбез дип вәгъдә бирде, шуңа да кире поезд янына кайттым. Ләкин безне вагоннарга кертмиләр, – дип сөйли ул.
Фото: © https://v1.ru/
«Поездга бүтән утырасым килми»
София һәм Мария Екатеринбургта архитектор булырга укый. Адлерга ялга китеп барышлары.
— Без икенче вагонда идек. Кондиционерыбыз, кайнар су белән бойлерыбыз һәм туалет эшләмәү сәбәпле, башка вагоннарга йөрдек. Поезд бәрелгән мизгелләрдә җиденче вагонда идек. Кондиционер астында утырырга теләдек. Поездның кисәк туктавын тоеп, мин : «Без рельслардан төштек, ахры», – дип шаярттым. Көлештек һәм берничә секундтан безнең вагон ауды. Без кырыйдагы аскы урыннарда утыра идек. Егылган вакытта тотынгычка тотынып калдым һәм башым белән тимер элгечкә бәрелдем. Шулай тотынып мин озак тордым әле. Еладым… Иптәш кызым минем аякларга тотынды. Мин еладым һәм тотынгычны җибәрергә теләмәдем – ди София Долгова.
Фото: © https://v1.ru/
— Бер хатын-кызның аягы кысылып калды. Кемдер, аягын шунда килеш кистеләр, ди, кемдер, хастаханәгә алып киттеләр һәм аягын саклап калдылар, ди. Төгәл генә белмибез. Якын килеп карарга курыктык. Вагоннан үзебез чыктык. Аның бер урынында тишек барлыкка килгән иде, – ди Мария.
Фото: © https://v1.ru/
Кызларның сынган урыннары юк. Бәрелгән һәм сыдырылган урыннары гына күп.
Мин бер әйбергә дә тотынып кала алмадым. Башым белән пыялага барып бәрелдем. Ләкин ничектер борылып, аягыма торып баса алдым. Кинәт кемдер кычкыра башлады, кешеләрдә паника башланды. Кешеләр чемоданнарын чыгарырга тотынды. Ә бит аз гына өстәмә хәрәкәт тә хәлне катлауландырырга мөмкин иде. Вагон һавада эленеп калды диярлек. Аның тагын бер тапкыр әйләнеп каплануы бар иде, – ди Мария.
Кызлар үзләренә РЖД тәкъдим икән компесациядән дә кәнәгать түгел.
Безгә 24 мең бонус бирелүе хакында смс килде. Компенсациянең бик сәер формасы. Трансфер белән нәрсә булачагы аңлашылмый. Без инде кайчаннан бирле хастаханәдә. Билетларыбыз иминиятләштерелгән, безгә бу смста иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә куштылар. Ләкин мондый хәл килеп чыкканга без гаепле түгел бит. Ә безне нидер дәлилләргә, кәгазьләр, документлар җыярга мәҗбүр итәргә җыеналар, ахры. Минем, мәсәлән, башка поездга утырасым килми, миндә психологик җәрәхәт. Ул 24 мең бонус белән беркая да бармаячакмын. Иң яхшысы – самолетта очу, – ди Мария.
«Ялга акчаны ел буе җыйган идек»
«Әкият» балалар бакчасына китерелгән пассажирлар да шундый ук хисләр кичерә. Балалар бакчасы Казан-Адлер поезды пассажирлары өчен вакытлыча урнашу урынына әверелгән. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Екатерина Абрамовская әйтүенчә, әти-әниләр, хәлне аңлап, балаларны бакчадан иртәрәк килеп алганнар.
Фото: © https://v1.ru/
Зыян күрүчеләрне ике автобус белән алып килделәр. Аларны шунда ук ашыттык, эчерттек, юыну һәм ял итү урыннарын күрсәттек. Өлкәннәр һәм балалар табибы да килде. Җирле халык та пассажирларга ашарга-эчәргә, беренчел кирәк-яраклар алып килде, – дигән ул.
Фото: © https://v1.ru/
Бирегә урнашкан пассажирлар матбугат чарасына үзләренең яллары ничек итеп коточкыч вакыйгага әверелүе турында сөйләгәннәр.
Луиза – Казанда яшәүче пенсионер. Ел буе ире белән оныкларын ялга алып барырга дип акча җыйганнар. Вагон рельслардан төшкән вакытта гаилә төшке ашны ашап бетергән генә булган.
Ике оныгыбыз да икенче катта, мин аста идем. Кинәт вагон ава, киштәләр кешеләр өстенә оча башлады. Үземнең идәндә ятуымны, бер оныгымның да минем янда булуын аңладым. Икенче оныгымны тапмыйча:« Оныгым кая?» – дип кычкыра башладым. Аннан соң без әйберләрне ташлап калдырдык (алар белән чыгып булмас иде) һәм безне эвакуацияли башладылар. Соңрак вагоннан кайбер әйберләребезне алып чыга алдык.
Луиза һәм башка зыян күрүчеләр Котельниковада яшәүчеләрнең киң күңелле булуын, әйләнгән поезд пассажирларына шунда ук ярдәмгә ташланганнарын билгеләп үткән.
Фото: © https://v1.ru/
«Ул минутлар безгә мәңгелек булып тоелды»
Вакытлыча урнашу пунктындагы кешеләр әйберләрен китергәнне һәм үзләрен Адлерга алып китүләрен көтә.
Безне бик яхшы каршы алдылар. Мондый хәлләргә тарыганыбыз булмагач, гаҗәпләндек, - ди Лира.
Лира Яр Чаллыда рәссам-реставратор булып эшли. Аның дус кызы Аиша – хореограф. Кызларның да ял итәргә китеп барышлары булган. Башта Сочига, аннан Абхазиягә чыгарга планлаштырганнар. Поезд «КамАЗ»га бәрелгәннән соң беренче минутлар аларга мәңгелек кебек тоелган.
Без беренче вагонда идек. Ул баганага бәрелде һәм бик нык авышты, – дип искә төшерә Лира. Гөрселдәгән тавыш ишеттек. Мин поездның туктарга тырышуын һәм бөтен әйберләрнең идәнгә коелуын тойдым. Кешеләр бик нык курыкты. Поезд йөк машинасына бәрелеп, без вагоннардан чыканчы, нибары 10 минут тирәсе вакыт узгандыр. Ләкин ул минутлар безгә мәңгелек булып тоелды. Башта балаларны чыгардылар, кабат безне. Бөтен әйберләребезне калдырып, йөгереп диярлек чыгып киттек. Безнең вагондагыларга зыян килмәде, курыктылар, әлбәттә. Ләкин идәндә кан таплары да бар иде.
Фото: © https://v1.ru/
«Вагон тагын да ныграк кыегаеп, авар дип курыктык»
Наталья һәм Люция – Татарстаннан. Алар авария аркасында танышканнар. Беренчесе - һөнәре буенча психолог. Ул зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә ярдәм иткән.
Психолог буларак, ярдәмне ничек күрсәтергә икәнен яхшы беләм. Бер хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасына кадәр илттем. Бортпроводник аягын авырттырган иде, аны да илттем, – ди ул.
Натальяның ялга 18 яшьлек кызы белән китеп барышы булган. Туапседа аның әти-әниләре яши.
Фото: © https://v1.ru/
Бик көчле бәрелүдән соң безнең вагоныбыз авыша башлады. Кызым икенче катта иде, бәхетенә, егылмады. Ир-атлар тәрәзәләрне ватты, без шуннан чыкмакчы булдык, ләкин бик биек булуын аңладык. Тиз-тиз ишекләр аша чыга башладык, чөнки вагон тагын да ныграк кыегаеп, авар дип курыктык, – дип сөйләгән ул.
Волгоград өлкәсе җитәкчелеге сүзләренчә, барлык пассажирлар да Адлерга юлларын дәвам итәргә теләк белдергән. Аларның бер өлешен поезд белән алып киткәннәр инде. Калганнары ауган вагоннардан әйберләрен алып килгәнне һәм үзләрен диңгез буена кадәр алып китәчәк резерв составны көтә. Авыр хәлдәге пассажирлар табиблар күзәтүе астында. Аларның планлаштырганча ял итә алмыйча калдылар инде.
Ә «КамАЗ» машинасын йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылды.
Фото: © https://v1.ru/