Котлыйбыз!
Чыршылы Елга авылында яшәүче әтиебез РӘҮФ ЗАРИП улы МУТАЛЛАПОВның 21 апрельдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең тормышыбызның ныклы терәге. Күңелең гел изгелектә синең. Тормыш юлың барыбызга да үрнәк. Киләчәгең дә якты, матур булсын. Балаларыңның, якыннарыңның күңел җылысын тоеп әниебез белән тигезлектә озын гомер кичерергә насыйп итсен Ходай. Без һәрвакыт синең яратуны һәм кайгыртуыңны тоеп яшибез. Бүгенгесе көндә без син булганга бик бәхетле.
Гомер уза диеп, һич уфтанма, әти,
Шат-көләч бул, сүнмәс-сүрелмә.
Кадер-хөрмәтләрдә үтсен синең гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып: балаларың Рәмис-Алсу, Рәис, Рәсим, Инсаф, оныкларың Әдилә, Рамазан. Бу теләкләргә әниебез Миләүшә дә кушыла, шулай ук кода-кодагыең Халик, Фәния.