Нәкъ 70 ел элек Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә

Нәкъ 70 ел элек – 1956 елның 2 февралендә – СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән ныклыгы һәм батырлыгы өчен, Муса Җәлилгә, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова әтисенең кулга алынуы һәм үлеме белән бәйле фаҗигале вакыйгалардан соң гаиләнең авыр вакытлар кичерүе турында сөйли.

«Әтием белән бәйле билгеле кайгылы вакыйгалар булгач, безнең гаилә өчен бик авыр чор башланды. Өстебездәге шик күләгәсе яшәргә ирек бирмәде, әнием белән икебез тулысынча ялгызлыкта калдык. Сугыштан соң Столешников тыкрыгындагы безнең йортны күпләр читләтеп уза иде.

Безгә бары тик берничә тугры дус кына ярдәм итте, терәк булып торды. Әмма мин инде олы кеше булып җиткәч, өлкән сыйныфта укыган чакта, бөтен ил әтиемнең герой булуын белде…» – ди Чулпан Җәлилова.

Җәлилне яклап аның шигырьләре сөйли. Аларны яңгыратырга Константин Симонов ярдәм итә. 1953 елның 23 апрелендә ул «Литературная газета»да «Моабит дәфтәре»ннән шигырьләр бастырып чыгара. Шуннан соң «Правда» газетасында «Үлемнән көчлерәк» исемле мәкалә чыга, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Туле

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Тулы
Экология в Тульской области
Спорт в Тульской области
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Туле и Тульской области

Rss.plus