Другие новости Тулы и Тульской области на этот час

Якташыбыз Ирек ШӘРИПОВ: “Тынычлыкның кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә кирәк“

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, Кырынды авылында туып-үскән якташыбыз Ирек ШӘРИПОВ быел җәй әтисенең гомерлек хыялын тормышка ашырган: Курс сугышында һәлак булган бабасының каберен барып күргән.
– Әти бик яшьли мәрхүм булды, ә аның әтисенең каберен барып күрү хыялы чынга ашмыйча калды. Энекәшем Наил белән миңа кечкенә чакта да гел “менә үсәрсез дә, бергәләп Курск сугышы булган урыннарга барып кайтырбыз“, дия торган иде. Быел исә әтинең әманәтен үтәдек, шөкер, – ди Ирек Илдус улы.
Ирек әфәнденең бабасы Габделхак Шәрипов – Исәнбай авылыннан. Сугыш башлануга ук аны фронтка җибәрәләр. Ире белән дүрт еллап кына яшәп калган хатыны өч яшьлек улы һәм яңа туган ике айлык нарасые белән ялгызы кала. Кызганыч, Габделхак абыйга сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 32 яшендә ул Курск сугышында вафат була.
– Бабабыз җирләнгән урынны “похоронка” кәгазеннән укып белә идек. Элегрәк без ул авылны картадан табалмадык, интернет заманы килгәч кенә кайда икәненә төшендек. Уйлаштык та, җәй көне энем белән балаларыбызны алып юлга кузгалдык. Өч көнлек сәфәр барышында без үзәк Россиянең 7-8 төбәген күрергә өлгердек. Үз илең белән горурлану хисен, аның матурлыгын әнә шундый сәфәрләр вакытында аңлыйсың икән, – ди Ирек әфәнде.
Владимир, Орел, Тула, Курск якларына килүгә үк “тыныч, имин тормышта яшәвебез белән бәхетле икән без“, дип уйлап куйган бертуган Шәриповлар. Курск Дугасы бәрелешләре Сталинградтан кала иң зур сугышлардан санала. Ничә еллар узса да, бу якларда сугыш елларын искәртеп торган монументлар, каберлекләр, хәрби техника адым саен. Ватаныбыз өчен көрәшкән солдатларның йөрәк тибеше җир астыннан ишетелә күк. Кайчандыр казылган окопларны яшел чирәм тигезләп китсә дә, атаклы Дуга сугышларын онытмыйлар биредә. Менә Габделхак абый җирләнгән Панская авылы. 100ләп кенә хуҗалыгы булган авыл ул. 1943 елның кышында монда фронт сызыгы узган. Авылда елга ага. Ярның бер ягында хуҗалыклар, икенче ягында басу җәйрәп ята. Сугыш вакытында немецлар авылны басып алганнар, ә безнекеләр нәкъ менә елганың икенче ярында – басуда торганнар. Апрель аена кадәр барган бәрелешләрдә биредә 800ләп ватандашыбыз һәлак булган. Бер көндә, әйтик 1943 елның 8 мартында гына да 25ләп кешенең гомере өзелгән. Алар арасында Габделхак абый да бар. Болар хакында Шәриповларга Панская авылында яшәүче 85 яшьлек карт сөйләгән. Ни хикмәт, авылда чит төбәк номерлы машина килгәнне күрүгә Туганнар каберлеге янына кешеләр дә җыелган. Панская авылы аксакалы Курс сугышын яхшы хәтерли. Ул чакта аңа ун яшь булган.
– Апрель аенда авылны дошман явыннан азат иткәч тә, шактый хәрби техника калды. Без шул танкларда уйнап үстек. Бары 1950 елларда гына ул техниканы авылдан чыгардылар. Яз көне басу мәетләр белән тулган иде. Авыл халкы аларның сөякләрен башта берничә кабергә җыеп күмде, соңрак авылдан читтәрәк Курск сугышында һәлак булганнар өчен Туганнар каберлеге булдырылды. Барлык корбаннарны берләштереп шунда җирләделәр, – дип сөйләгән карт.
Шәриповлар үзләре белән дәү әнисе кабереннән бер уч туфрак алып барганнар, аны Туганнар каберлегенә салганнар. Бабалары күмелгән урыннан да бер уч туфрак алып кайтып дәү әнисе каберенә илткәннәр. Шул рәвешле, әбисе белән бабасы арасын якынайтырга теләгән оныклары.
Бу тарихны Ирек әфәнде миңа юкка гына сөйләмәде. Нәкъ менә шул сәфәрдән соң тынычлыкның кадерен белергә кирәклеге турында ныграк уйлана башлаган ул.
– Иң мөһиме, бу хакта киләчәк буынга җиткерергә кирәк, балалар, оныкларыбыз, барыбыз да бүгенге имин тормышыбызга, шөкер итсәк иде. Сугыш якында гына икән бит. Афәтләр күрергә язмасын. Мөмкинлеге булган һәр кешегә бабайларының каберләренә зиярәт кылырга кирәк. Нәсел тарихыбызны белү, икмәк кадерен, тыныч тормышның тәмен тою өчен кирәк бу. Юкка гына исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, димиләр бит. Үткәнебезне барлау күп нәрсәләргә яңача карарга ярдәм итә, – ди Ирек Шәрипов.
 
Эльвира МОЗАФФАР.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Туле, в Тульской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Туле

Ria.city

На Тульскую область надвигаются дожди, гроза и сильный ветер

В Тульской области объявили метеопредупреждение из-за дождя, гроз и усиления ветра 11 июня

На площади Ленина в Туле запретят парковку на День России

Скончался 39-летний настоятель храма в Кимовском районе Герман Звягин

Музыкальные новости

Великолучанка-воздухоплаватель поборется за звание чемпиона России

В Санкт-Петербурге прошел Кубок ПМЭФ по конкуру

"Евро-Футбол.Ру": "Спартак" летом купит форварда только в случае ухода Соболева

Юлия Пересильд, московский Театр на Таганке, ММОМА – участники 3-его фестиваля «Территория. Красноярск» раскрывают грани современного искусства

Новости Тулы

Спасатели разминировали артиллерийский снаряд времен ВОВ под Тулой

Времена. Открыт Большой Барьерный риф, Саратовская область стала Нижневолжским краем

Миляев – об открытии пляжей: Виден результат, к приходу лета многие оказались не готовы

В Кимовске водитель отсудил деньги у "Тулаавтодора" за ямы, повредившие его машину

Экология в Тульской области

Купаться надо уметь: правила, которые сохранят вам жизнь

Адские цены на Сочи и Анапу заставили российских туристов найти новые пути экономии

Создание и продвижение КАНАЛА, ГРУППЫ или ЧАТА в WhatsApp, Telegram, Там Там и других мессенджерах.

Proenza Schouler, коллекция pre-fall 2024

Спорт в Тульской области

Ига Свентек в четвертый раз выиграла Открытый чемпионат Франции по теннису

Итальянский теннисист Синнер стал лучшей ракеткой мира в рейтинге ATP

«Мирра Андреева обладает удивительной выживаемостью» // Олимпийская чемпионка по теннису Елена Веснина об итогах женского Roland Garros

Джокович обратился к Алькарасу после победы на «Ролан Гаррос»

Moscow.media

Быстро как. У хуситов появилась гиперзвуковая "Палестина". Наши подвезли?

Пустынная долина Кодара...

"Дети в шоке". В Новоуральске машина ДПС сбила байк с детьми 13-ти и 8 лет

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Соцфонд выдал проактивно 3,2 млн сертификатов на материнский капитал











Топ новостей на этот час в Туле и Тульской области

Rss.plus






12 июня платные парковки Тулы станут бесплатными

Тула вошла в десятку городов для путешествий в выходные

В деревне под Тулой нашли снаряд времен Великой Отечественной войны

Директор воронежской детской школы искусств №7 Алексей Шарковский рассказал об успехах своих воспитанников