Зәй студентлары бөтенроссия квестының иң яхшы катнашучылары унлыгына кергән
(Зәй, 31 август, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Энҗе Әгъләмова). Зәй политехник көллиятенең «Эко-стайл» командасы WWFның «Другая планета» Бөтенроссия квестында иң яхшылар унлыгына кергән. Команда җиңүчеләр сыйфатында Тула өлкәсендә узган слетта катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 21 августта Тула өлкәсенең «Ясно поле» экопаркында урта махсус уку йортлары студентлары өчен «Другая планета» Бөтенроссия экологик квестында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Зәйлеләр анда иң яхшы командалар арасында алтынчы урынны алды. «Без — студентлар анда кызыклы семинарларда, тренингларда һәм мастер-классларда катнаштык. Безнең алда спикерлар һәм чараларны алып баручылар сыйфатында Superjob порталы, ЭКА хәрәкәте, ресурсларны экономияләү үзәге, „Солнечная“ плейбек-проекты, „Чикләрсез театр“ проекты һәм ачык диалог мәктәбе вәкилләре чыгыш ясады», — дип сөйләде көллият студентлары. Квест риваяте буенча, катнашучылар цивилизацияне экологик һәлакәттән коткарып, әйләнә-тирә мохит белән гармониядә яшәү күнекмәләрен һәм белемнәрен алды. Алар 10 актуаль экологик тема буенча 52 биремне үтәргә, Россиядә беренче «бәла-казалар куркынычын киметү өчен идарә» онлайн-курсын үзләштерергә һәм бердәм гамәлләр форматында экологик чаралар үткәрергә тиеш иде.