Көньякта көчле яңгырлар: Авылларны су баса, тавык йомыркасы кадәр боз ява
Сочида көчле яңгырлардан китергән бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара, Абхазиядә әле һаман су баса. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.
Краснодар краенда Адлер – Веселое – Джубга – Сочи юлы ике көн ябык иде, аны хәзер ачканнар. Юлдагы суны суыртып алганнар, чүп-чарларны җыештырганнар. Сириус федераль территориясендә җәмәгать транспорты йөри башлаган. Мирный бистәсендә ишегаллары су астында кала әле. 350 дән артык кешене вакытлыча тору пунктларына күчергәннәр.
Абхазиядә кичә кич белән яңгыр аркасында Сухум шәһәренең урамнары су астында калган. Гагры шәһәрендә меңнән артык йортны су баскан, өч авылга зыян килгән. Мәскәүдән килгән турист хатынны су агызып алып киткән. Хәзер аны коткаручылар эзли. Бөтен яр буенда пляжлар ябык. Тимер юлларны су баскан, берничә поездны туктатырга туры килгән. Абхазиягә баручы пассажирларны бүген автобусларга утыртып җибәрәчәкләр, диелә хәбәрдә.
РЕН ТВ белешмәсе буенча, начар һава торышы бөтен Кара диңгез ярында котыра. 11 июльдә Сочида тавык йомыркасы кадәр боз яуган. Ачык балконнарда үрелгән урындыкларны тишеп бетергән.
Яңгырлар аркасында Сочи янындагы Хост шәһәрендә 10 машинаны су агызып алып киткән.
11 июльдә Туапсе шәһәрендә яшәүчеләр диңгез өстендәге зур өермәләрне видеога төшергән.