Миләүшә Хәбетдинова: «Такташны өйрәнә-өйрәнә аның гаиләсенә килен булып килеп эләктем»

Галимә яңгырлы кичтә китапханәгә җыелган халыкка 2 сәгатьлек лекция сөйләде. Килгән кешеләрнең барысы да ахырга кадәр утырып, соңыннан алкышлады. Кичәдә яңгыраган фикерләрне бераз кыскартып язып үтәм.

Такташка мин рәхмәтле, чөнки Һади Такташны өйрәнеп, мин үземнең иремне Айдарны очраттым. Ул – Эльвира Кудрецкаяның улы, ә Эльвира Кудрецкая – Гөлчирә Такташеваның кызы (авт. – Гөлчирә Такташева-Мансурова – Һади Такташның хатыны). Шулай итеп, мин, Такташны өйрәнә-өйрәнә, Такташ гаиләсенә килен булып килеп эләктем. Шулай итеп, минем шәхси тормыш та тәртипкә килде. Бу яктан мин бик бәхетле. Миндә әдәбиятка, мәдәнияткә икенче караш формалашты.

Миңа Такташны укуы авыр булды, чөнки бик күп сүзләрне татарча белми идем, гади телне генә белә идем (авт. – Миләүшә Хәбетдинова рус филологиясе факультетында укыган). Такташның шигырьләрен укый башладым, һәм алар миңа бик гади кебек күренә башлады, чөнки мин аларга рус әдәбияты күзлегеннән карыйм. «Күктән сөрелгәннәр» нәрсә? Эпигонлык, дибез. Лермонтовның «Демон» поэмасы бар. Такташның бер битлек әсәрендә – тематик яктан шул «Демон»га тиң булган проблематика. Бу мине шаккатырды. Шунда үземә сорау бирдем: бәлки, мин нәрсәнедер белмим?

«Бер китапта Такташ – Есенин дип, икенче монографиядә Такташ – Маяковский дип укыйм»

Бер китапта Такташ – Есенин дип укыйм, икенче монографиядә Такташ – Маяковский дип укыйм. Рус әдәбияты белгече буларак шуны аңлыйм: Есенин һәм Маяковский бер савытка берничек тә сыя алмый. Шунда мин сорау куйдым: бәлки, Такташ өченче күренештер? Есенин, Маяковскийга тиңләштереп, чагыштырып, без аны кимсетмибезме икән? Цензура безнең шагыйрьләрнең канатын нык кискән, татар характерында тәртип – без кагыйдәләрдән узмыйбыз.

Мин Такташның биографиясен өйрәнә башладым. Мәктәп китапларында: «зәңгәр күзле шагыйрь-романтик», «чабаталы шагыйрь», «авыл малае», «хулиган». Есенин мифына тиңләштерәбез. Халык Такташны ярата, укый иде. Гади кабатлау булса, халык аны күтәреп чыкмас иде.

Такташ кем кулына эләгә? Ул үз авылындагы мәдрәсәдә конфликтка керә, һәм әтисе аны Пешлә мәдрәсәсенә озата. Бу мәдрәсәнең әһәмияте нәрсәдә? Рәсми китапларда, Такташ Тукайга каршы чыкты, Тукай мәктәбен җимерде, дигән миф бар. Бу нидән килә? Маяковский «сбросить Пушкина с парохода современности» ди. Бу мифны татар әдәбиятына күчерәбез дә, Такташтан Тукайга каршы чыккан шагыйрь ясыйбыз.

Нәкый Исәнбәт архивында Һади Такташ белән бергә укып йөргән Низам Арсланов хатирәләрен таптым. Ул Исәнбәткә хат язган, чөнки Нәкый Исәнбәт Такташ турындагы хатирәләрне җыеп, бастырып чыгарырга хыяллана. «Аңар 1913 елда Пешлигә укытырга килгән Кәрим Буреев дигән мөгаллим сәбәп булды», – дигән җөмлә бар. Кем ул Кәрим Буреев? Ул – данлыклы Бубый мәдрәсәсе укучысы. Ул үзе дә укучыларына Тукайны укый. «Барыбыз да яратып тыңладык», – диелә хатирәдә.

«Такташ турында без гел мифлар тудырабыз»

Мәдрәсәне тәмамлагач, Һади Такташ Урта Азиягә – Бохарага чыгып китә. Туганнарында кибеттә эшли башлый, капчык арасында китаплар укый һәм конфликтка керә, кибеткә андый малай кирәк түгел.

Такташ самими булган, акчаны да саный алмаган, хыялый, дип күрсәтергә телиләр. Ул мәчеттә утырган, йоклап киткән, түбәтәе төшкән, һәм шунда хәер салганнар, дигән фараз бар иде. Чыганакларда каршы мәгълүмат табабыз. 20нче гасыр башында сәүдәгәрләр хәйриячелек белән шөгыльләнә, иганәче булганнар. Такташ бу хәрәкәттә зур роль уйнаган. Җыйган акчаны, Мәскәүгә тапшырырга дип, Һади Такташев кулына бирәләр. Акча да саный белми торган егет касса хуҗасы була аламы?! Аны Мәскәүгә җибәрерләр идеме? Юк, әлбәттә. Такташ турында без гел мифлар тудырабыз.

Без Такташны 31 яшьлек егет дип кабул итәбез. Бу мифны чәлперәмә китерергә тиешбез. Бүгенге чор күзлегеннән карасак, аңлыйсыз, Такташның авылдашлары аны сакларга теләгән. Патша армиясенә алмасыннар өчен, яшен үзгәрткәннәр. Запрос килгәч, документларын төзәтеп җибәргәннәр. Ул 30 яшьлек егет түгел.

Такташ «Газраиллар»да Беренче бөтендөнья сугышына каршы, дибез. Сугыш күрмәгән егет Бохарада яши. Яшь кеше, тетрәнмәсә, андый әйберне яза алмый. Бу – Бохарада булган тетрәндергеч вакыйга була (1917 ел). «Яшь бохарачылар» белем дип чыктылар, ә аларны төрмәләргә озатып җәзалыйлар. Такташ ир-егет булып формалаша, мөселманның мөселманга кул күтәргәнен күрә. 1918 елда ул Сыркыдыга кайтып китә. Ул Бохарада исән кала, чөнки «верхушкада» йөри. Сыркыдыда китапханәдә эшли. Ачлык, гражданнар сугышы – Такташ барысын күрә. Идеологик каршылык китә. Такташ дуслары янына Оренбургка китә. Казанда. Уфада совет системасы яңа органнарны тудыра, анда әле иске система була. Оренбургта ул журналистлык тәҗрибәсен туплый.

«Совет власте татар арасында Маяковскийга тиң шәхес эзли»

Оренбургтан Ташкентка китә, аннан Мәскәүгә кайта. Анда Нәкый Исәнбәт белән очраша. 1922 ел, алар институтка керергә телиләр, тик аларны алмыйлар, чөнки партиягә кермәгән булалар. Такташ Казанга кайтып китә.

Ул Оренбургта, Ташкентта, Бохарада дәүләт төзи торган шәхесләр белән аралаша. Монда килгәч нәрсә күрә? Бер өлеше эмиграциягә киткән, бер өлеше совет властенә күчкән. 1937 елны «репрессия чоры» дип билгелибез, татарда репрессия 1923 елдан килә. Такташ аларга протест әйтә, Казанга килгәч, үзенә урын тапмый. Совет системасы үсә, ләкин ул бу системада үзен таба алмый. Ул «Такташ үлде» дип, үзенә диагноз куя. 1000 еллык әдәбият, традицияләрдән баш тарту аның өчен фаҗига була, үлемгә тиң.

Совет власте татар арасында Маяковскийга тиң шәхес эзли. Такташны якын китерергә тырышалар, тик ул бирешми. Бөтен кеше революция язганда, ул каз бәбкәләре турында яза. Ул вакытта Такташка аталар. Ул пуляны кесәсендә саклаган, тик гариза язмаган, чөнки кем атканын белгән.

Нәкый Исәнбәт архивында Зәбих Искужин исемле егетнең дәфтәрләре сакланган. Бик кызыклы әйбер чыкты. Зәбих Искужин – әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәтинең аспиранты. Тәнкыйтьчеләр Такташны күпме кыйнасалар да, Такташ исән вакытта аның турында монография язылып яткан икән. Бу факт ачылды. Искужин әйбәт укыган, ул аспирантурага кергәндә, Такташ та безнең институтта укыган һәм укытып та йөргән. Бу факт биографиягә кермәгән.

Искужин монографияне төгәлләгән, һәм ул аны бастырып чыгарырга омтылган. Ул нәшриятка тапшырган, тик бастырмаганнар. Зәбих Искужин 25 яшендә вафат була. Исән булса, Такташ турында беренче монография 30нчы елда чыгар иде. Монографиядә Такташның совет платформасына күчмәгәне ярылып ята. Такташ үлә, һәм бер атнадан «совет язучысы» дип кереп китә.

«Такташ үзенә кул салган» дип әйтергә кирәкми»

Такташ үлеме. «Мин диссертация яклаган көн Такташның үлгән көне белән туры килде. Ул вакытта белгечләр миңа: «Такташ үзенә кул салган», – диде. Ни өчен шулай? Маяковский һәм Есенинга охшатып куябыз. Шул мифка туры китерәбез, чөнки үзебезнең мифны тудыра алмыйбыз. Гаиләдә булган мәгълүматка таянып нәрсә әйтәсе килә: Такташны халык яраткан. Кышын Такташ Зур Кызыл урамындагы мунчага бара, чәче кипмәгән килеш кайтып китә. Аның өе Ленин бакчасы янында була. Кайтып җиткәнче аны ничә кеше туктата, шигырь сөйләтә. Такташка салкын тия, һәм инфекция канга китә. Аның хатыны Гөлчирә Такташева биолог була, ул табибны да чакырган, ләкин ул вакытта дару булмаган. Такташ вафат була. 60нчы елда бу табиб-профессор Такташ конференциясенә килгән. «Хәзер чирләсә, аякка бастыра алыр идем», – дигән Гөлчирә Такташевага. Шуңа күрә «Такташ үзенә кул салган» дип әйтергә кирәкми.

«Беренче хатыны белән аерылышканнан соң Такташ сынган» дигән теманы үстерергә яраталар. Яшьләрнең сынган, депрессиягә бирелгән ир кешене күз алдына китерәсе килә, ләкин фактлар киресенчә сөйли. Такташ кино төшерергә омтыла, киностудиягә стажировкаларга йөри. Канаты сынган ир кеше, Мәскәүләргә барып, мондый эшләр белән йөриме?

Бүгенге көндә мәктәптә Такташны программадан куып бетерделәр, гадиләштерделәр. «Тамбов урманнары егете»н генә калдырдылар балалар өчен. «Җир уллары» трагедиясен, балалар аңламый дип, 10 ел элек инде программадан алып аттылар. Бу – фаҗига.

Такташ «чабаталы шагыйрь», «зәңгәр күзле романтик» булган дип карарга кирәк түгел, ул дәүләт эшлеклесе булган, аның янында йөргән шәхесләр чын татар республикасын төзергә омтылганнар. Аны мохит формалаштырган. Рәхмәт мине түзеп тыңлаганыгыз өчен!

  • «Ярыкларыннан урам күренә»: Һади Такташның туган ягындагы музеен кем «ямар»?

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Тамбове, в Тамбовской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Тамбове

Ria.city

Роспотребнадзор в очередной раз призывает отдыхающих в Тамбове не купаться в Цне

Тамбовчан приглашают на фестиваль, посвященный жене Пушкина "О! Натали..."

Администрация Мичуринска уведомила подрядчика о возможном расторжении контракта на ремонт путепровода на улице Лаврова

Кубок России. «Салют Белгород» — «Спартак Тамбов». Прямая трансляция: смотреть онлайн

Музыкальные новости

Сергей Собянин: Предприниматели насыщают рынок востребованными товарами

В Кремле пройдет праздничный концерт «День знаний в кругу семьи»

Путин официально пригласил Президента Ирана на саммит БРИКС в Казани

В Пулково по запросу США задержали гонщика Ferrari. Его обвиняют в мошенничестве на $233 млн

Новости Тамбова

Роспотребнадзор в очередной раз призывает отдыхающих в Тамбове не купаться в Цне

В Тамбове разрушается нежилое здание на улице Мичуринской

Телебашня в столице Тувы включит подсветку в День государственного флага

ФК "Спартак" провел свой первый и последний матч в Кубке России

Экология в Тамбовской области

Гастроэнтеролог Садыков объяснил, как длительное сидение влияет на ЖКТ

Анекс сделал заявление о вылетах из 7 городов на популярный у россиян тропический остров

Романтичный и талантливый певец Кирилл Вечер

Муж Анастасии Заворотнюк внезапно заявил о болезни Татьяны Навки

Спорт в Тамбовской области

В ATP выступили с заявлением о положительных допинг-тестах Синнера

Наши в Нью-Йорке: что ждет Зарину Дияс и других казахстанцев в борьбе за US Open

Соболенко стала победительницей турнира категории WTA 1000 в Цинциннати

Арина Соболенко повторила уникальное достижение

Moscow.media

Банный день...

Представители СЛД «Узловая» филиала «Московский» компании «ЛокоТех-Сервис» поощрены наградами Дорпрофжела

на берегах Акалаха

Виновник смертельного ДТП у ТЦ "Алатырь" вернулся в Свердловскую область











Топ новостей на этот час в Тамбове и Тамбовской области

Rss.plus






22 августа телевизионная мачта в Оренбурге окрасится в цвета триколора

Завершается ремонт Дома культуры в Сосновском округе

AVIAINCIDENT: самолет экстренно сел в Тюмени из-за проблем с КВС

В Тамбове разрушается нежилое здание на улице Мичуринской