«Аңында, тик авыр хәлдә» – гаиләсе белән бәлагә юлыккан Әтнә кызын берничә операция көтә

Әтнә районыннан Гөлназ һәм Делюс Шакировлар гаилә белән сәяхәткә дип машинада юлга чыгалар, тик 4 август иртәсендә Саратов өлкәсендә аларны бәхетсезлек сагалап торган була – йөк машинасы белән бәрелешәләр.

Саратов өлкәсе матбугат чаралары, шулай ук ТАСС һәм башка берничә чыганакта юл фаҗигасенең иртәнге сәгать 6.50дә Сызрань – Саратов – Волгоград (Красноармейск районы) автомобиль юлының 410нчы километрында булганы турында әйтелә. Саратов өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе матбугат чараларына хәбәр итүенчә, «Opel» машинасы руле артында 43 яшьлек ир була. Иномарка прицеплы «КамАЗ» машинасына бәрелгән, иномарка йөртүчесе үзе, аның 3 пассажиры – 36 яшьлек хатын, 13 һәм 3 яшьлек балалар хастаханәгә озатылган, дип язылган. Делюсны 1981 елгы дип язулары, Таня апа әйтүенчә, дөрес мәгълүмат түгел. Делюс – 1991 елгы, хатыны Гөлназ – 1988 елгы.

Безгә шәхси чыганаклардан билгеле булганча, бу гаилә туганнары белән 2 машинада Кырымга диңгезгә ялга барырга җыенган булган. Машиналарының тәгәрмәчләре шартлаган да, фурага бәрелеп, шушы фаҗигагә тарыганнар. Шакировлар Әтнәдә яши, 3 бала – 2 кыз, 1 малай тәрбияли. Ике балалары юлда үзләре белән булса, 9 яшьлек уртанчы балалары туганнары машинасына утырган булган.

Фото: © Саратов өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе

Бәхеткә, үлүчеләр юк, барысы да исән-сау, тик Гөлназ әлегәчә хастаханәдә авыр хәлдә. Аңа берничә операция кичерергә туры киләчәк. Делюс исә (әнисе Таня апа улының исеменең татарча язылышы «Дилүс» түгел, ә «Делюс» диде. – «Интертат» искәрмәсе) операциядән соң кичә өенә кайтарылган, балаларның сәламәтлегенә дә артык зур зыян килмәгән. Шулай да, Делюс белән Гөлназга тулы канлы тормышка кайту өчен әле шактый катлаулы юл узарга туры киләчәк.

«Килен аңында, ләкин әле авыр хәлдә»

Балаларының хәлен сорашып, Делюсның әнисе Таня апа белән элемтәгә кердек. Тавышы бик төшенке иде. Аңлап та була, бик борчулы чаклары. Дөрес, әле дә ярый, барысы да исән-сау, дип сөенәләр. Тик әлегә куанычлары бөтен түгел, китек: операцияләр уңышлы узсын дип, киленнәре өчен ут йотып торган көннәре.

– Делюс кичә хастаханәдән кайтты, Аллаһка шөкер, ләкин әле берни эшләрлек түгел, билгеле. Тернәкләнәсе бар. Килен аңында, ләкин әле авыр хәлдә. Гөлназ Республика клиник хастаханәсендә ята, умырткасына операция булды, тагын булачак. Иң мөһиме, аңында һәм табиблар күзәтүе астында. Балалар исән-сау, минем белән. Олы балаларына 14 яшь тула, уртанчыларына – 9, төпчекләренә 3 яшь тулды. Аллаһка шөкер, аларның хәлләре әйбәт, үзем карыйм аларны.

Рәхмәт халыкка, безнең хәлебезгә керделәр, матди яктан бик булыштылар, – дип уртаклашты Таня апа.

Аның сүзләренчә, машинада иң каты зыян алгы пассажир ягына туры килгән. Аеруча Гөлназның каты имгәнүе дә шуның белән аңлатыла. Ул – Әтнә хастаханәсендә, Делюс Әтнә район судында администратор булып эшлиләр икән. Балалар куркып калмаганына да сөенә әбиләре. «Шөкер, балаларда курку юк, алар, йоклап, белмичә дә калган диярлек», – ди Таня апа.

Фото: © Саратов өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе

«Табиблар: «Көтәбез, яхшыга гына өметләнәбез, безнең кулдан килгәнен барысын да эшлибез», – диләр»

Кодагые Резеда апа бүген кызы Гөлназ янында хастаханәдә. Иртәгә аларны икенче операция көтә икән. Бүген, дәвалау процедураларыннан бушаган арада, Резеда апа белән сөйләшеп алу җае чыкты.

– Аңында, сөйләшеп ята кызым. Умырткалыгына 2 урыннан зыян килгән. Утырырга ярамый әлегә, ятып кына тора. Берничә кабыргасы да сынган. Иртәгә операция көтелә. Табиблар: «Көтәбез, яхшыга гына өметләнәбез, безнең кулдан килгәнен барысын да эшлибез», – диләр инде. Өметләнәбез, Аллаһка тапшырган инде. Монда табиблар бик яхшы карый.

Әле дә ярый исән калдылар – ире дә, үзе дә, балалары да. Мин юлга чыгарга әзерләшеп, «исән-сау йөреп кайтыгыз, балалар» дип озатып калдым. Алар яшьләр бит, кеше барган җиргә барасылары килә инде. Һаман саен йөри торган урын түгел бит. Аннан алда гына улым, киленем балалары белән Абхазиягә барып, исән-имин йөреп кайтканнар иде...

Көпчәкләре шартлап, каршы полосага китереп керткән, диделәр, машиналарын. Шулайрак дип аңладым. Бу хәбәрне ишетүгә, улым белән Саратовка чыгып киттек. Мин кызымны реанимациядә вакытта, ире, балаларының хәлен әйтеп, «барысы да яхшы булачак» дип юатып тордым. Аннары Гөлназны вертолет белән монда Казанга күчерделәр. Без, балалар хастаханәдән чыкканчы, берәр атна вакыт шунда булдык. Хәзер инде кияү дә, балалар да кайттылар, өйдә әбиләре белән. Кызым да «Аллаһка шөкер, балаларныкы җиңелчә булды» дип сөенә. Без кызыбызның операцияләре уңышлы узып, исән-сау тернәкләнүенә өметләнәбез. Монда дәвалаучы табибы, реабилитациягә җибәрәчәкбез, диде.

Гөлназ – җырчы Азат Фазлыевның классташы. «Бик яхшы гаилә. Әти-әниләре – хөрмәтле кешеләр. Гөлназ белән бер класста укыдык. Тырыш, үҗәт кыз ул. Без – классташлары – әниләре белән элемтәдә, чатта язышып торабыз. Әлегә операция өстендә операция дип кенә беләм, башка нечкәлекләре миңа билгеле түгел», – диде Азат.

Әле дә ярый, шөкер, бу гаиләнең 2 әбисе дә исән-сау дип сөенеп куйдым. Таня апа оныкларны караса, Резеда апа кызы янәшәсендә, аңа савыгырга булыша. Әниләре тизрәк сабыйлары янына тернәкләнеп кайтсын иде, дигән теләктә калабыз.

Дәвалау һәм тернәкләнүгә үзеннән өлеш кертергә, бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләргә Таня апа һәм Резеда апаның телефон номерларын күрсәтәбез. Икесенең дә номерлары «Ак Барс», «Сбербанк» карталарына беркетелгән.

8-965-588-46-59 Резеда апа (Гөлназның әнисе)

8-917-879-33-01 Таня апа (Делюсның әнисе).

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Сызрани, в Самарской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Сызрани

Ria.city

Врачи двух больниц (Самары и Тольятти) спасли жизнь мужчине с разрывом сердца

Вячеслав Федорищев поручил дополнительно благоустроить территорию новой набережной реки Крымза в Сызрани

В Сызрани возбудили уголовное дело об убийстве женщины

Сергей Володченков временно возглавил Сызрань

Музыкальные новости

Лукашенко упрекнул страны СНГ в нечестном отношении к России

Представители СЛД «Узловая» филиала «Московский» компании «ЛокоТех-Сервис» поощрены наградами Дорпрофжела

На заводах АО "Желдорреммаш" внедряется система ТРМ

Мастеров сервисного локомотивного депо «Елец» обучат принципам менеджмента качества

Новости Самарской области

В правительстве Самарской области появится министерство градостроительной политики

В Самарской области обсудили предложения по развитию туризма

На фестиваль «Сызранский помидор» пустят электричку из Тольятти

Глава региона Вячеслав Федорищев посетил завод «ТЯЖМАШ» в Сызрани

Экология в Самарской области

Можно ли умереть, если объесться шоколадом?

Dr. Bakers выпустил комикс, с помощью которого легко готовить сырники

Сотрудник СЛД «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» награжден знаком «За безупречный труд на железнодорожном транспорте 40 лет»

Слушатели Радио Romantika посетят концерт Нюши на корабле

Спорт в Самарской области

Двумя сетами завершился финал Соболенко — Пегула в Цинциннати

В ATP отреагировали на ситуацию с допингом теннисиста Синнера

Путинцева получила мегабонус после исторического финала

Синнер: В матче с Тиафо все может пойти в любом направлении

Moscow.media

Инновационная защита авто: StarLine E97 с CAN FD

БезМозговВодитель играл в «шашки» за рулём и убил 9-летнюю девочку

Гепрокуратура РФ: из бюджета нацпроектов украли 3 млрд рублей

Сколько всего автомобилей в Москве? Новая статистика 2024 года











Топ новостей на этот час в Сызрани и Самарской области

Rss.plus






В Кировском районе Самары отремонтируют важный участок дороги

В аварии с фурой погиб 14-летний подросток

Вячеслав Федорищев встретился с кандидатом на должность главы Сызрани

В Самарской области заработала горячая линия по вопросам качества школьных товаров