Көчле хатыннарның ире китә?

Көчле хатыннарның ире китә?

Мөселман хатын-кызы җәмгыятьтә, гаиләдә үзен ничек тотарга тиеш? Соңгы вакытта нигә аерылышулар күбәйгән? Гаиләсен саклап калыр өчен хатын-кыз нишли ала? Бүген күпләрне борчый торган әлеге четерекле сорауларга җавапны “Хатын-кызлар клубы” җитәкчесе Лилия Потапова белән бергәләп эзләдек.

Буыннар алышынуы кирәк
 
Лилия моннан ике ел элек “Ха­тын-кызлар клубы” ачарга карар кылган. Бу адымга нәрсә этәргән аны?
 
– Сугыш заманында хатын-кызлар ирләр рәтендә эшләгән, ачысын-төчесен татыган. Менә шул вакытта әбиләребез, әни­лә­ребез үзләренең хатын-кыз сыйфатларын, нәфислекләрен, җы­лылыкларын югалтмаган микән, – дип фикерли Лилия. – Һәм алар ир-атка, гаиләдә булган җылы­лык­ны безнең буынга да җиткерә алмаган. Совет заманында ир-атны диванда ятучы кеше буларак кабул итәргә күнектек. Хатын-кызлар үзен ни өчен көчле саный? Минем сугыш заманына кайтуым очраклы түгел. Менә шул елларда яшәгән хатын-кыз холкы бүгенгә кадәр килә. Әнә шул феминизмнан котылу өчен тренинглар үткәрү зарур дигән фикергә килдем. Гаиләдә һәм тормышта хатын-кызның урыны нинди, ул үзен ничек тотарга тиеш, дигән сорауларга без дә, башкалар да җавап эзлибез.
 
Бер караганда, мөселман ха­тын-кызлары өчен мондый тре­нингларның оештырылуы гаҗәп тә кебек. Алар динне яхшы белә, Коръәнне укып, бу сорауларның һәрберсенә дә җавап таба кебек. Бактың исә алай түгел икән. Аларның да гаиләдә проблемалары җитәрлек. Бервакыт Кол Шәриф мәчетендә вәгазь сөй­ләгән Рамил хәзрәт Юныс: “Татарстанда 2007 елның 7 июлендә (өч җиде саны булгач, никахланучылар күп була) өйләнешү­челәрнең 62 проценты аерылган”, – дигән иде. Мөселманнар арасында да аерылышулар шактый була икән.
 
– Әйе, мөселман хатыннары дин буенча яши, һәрдаим Коръән укый, – ди Лилия. – Ә иман яклары барыбер зәгыйфь. Әмма аларны да бит сугыш заманыннан кал­ган әбиләр, әниләр тәрбия­ләгән. Димәк, камил хатын-кыз сыйфатларын тәрбияләүгә ире­шү өчен берничә буын алышынуы кирәк.
 
“Иремне өйрәтергә яратам”
 
Хатын-кыз нәрсәдән зарлана һәм нәрсә белергә тели? Клубка килгән нәфис затларның күпче­леге: “Мин иремне өйрәтергә яратам”, – ди икән. Һәм хатын-кыз үзен көчлерәк итеп саный. Дөрес, клубка мөселманнар гына йөрми. Теләгән һәр хатын-кыз бирегә килеп тренинглар үтә, лекцияләр тыңлый. Аларның күп­челеген ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр борчый. Гаиләдә килеп туган проблемаларын кыс­кача гына алар болай ди: “Без иргә юл куймыйбыз”.
 
– Бирегә килүчеләргә ир-ат бе­лән көрәшергә кирәкми, дип аңлатабыз, – ди Лилия. – Феминизмны бетерү өчен, хатын-кызга гына хас нәфислекне булдыру өчен көрәшәбез. Һәм без әкренләп кенә камиллеккә ире­шә барабыз.
Клубта психологлар эшли. Алар – гаилә психологлары гына түгел, ә балалар өчен киңәш-табыш бирүчеләр дә, җәмгыятьтә үзенә урын таба алмаган ке­ше­ләргә туры юл күрсәтүчеләр дә. Шулай ук бирегә килүчеләр арасында массаж ясаучылар, педиатрлар, юристлар да бар. Алар да үзләренең киңәшләрен бирә.
 
Мөселман хатын-кызы өйдә генә утырырга, бала тәрбияләргә, ирен эшкә озатып, каршы алырга тиеш дип әйтергә яратабыз. Әл­бәттә, бүген эшләүче нәфис затлар да шактый. Ә эшкә чыктымы, уйламаган җирдә бәхәс, хәтта конфликтлар да килеп чыгарга мөм­кин. Тренингка килгән нәфис затлар нәкъ менә шул каршылык­лар белән күзгә-күз очрашуыннан зарлана. “Эштән арып кайткач, энергиябез тәмам бетә, иребезгә, балаларга игътибар калмый”, – дигән фикерләрне ише­тергә туры килә икән алардан.
 
– Мөселман хатын-кыз­ла­ры­на эшләргә мөмкин, әмма өйдә утыру хәерлерәк, – ди Лилия. – Хатын-кыз бөтен энергиясен эшкә түгел, ә үзенең иренә сарыф итәргә тиеш.
 
Ир-ат нигә читкә китә?
 
Соңгы елларда аерылышулар саны бик күп. Әлбәттә, сәбәп­ләрне төрлечә аңлаталар. Ир-ат, гаиләсен ташлап, нигә чит хатыннарга китеп бара? Бүген күпләр­не борчый торган бу сорауны клубка килгән хатын-кызлар да бирә.
 
– Психологлар фикеренчә, ир-­ат көчле хатыннардан китә икән, – ди Лилия. – Ни өчен? Андый хатыннар янында ир-ат үзен көчле җенес итеп хис итми. Эзләнә башлый, читкә күз ата. Аны ир-ат дип таныган, анда ирлек сыйфатлары күргән башка хатын-кызга китеп бара. Алар арасында да төрлеләре бар. Хатынын ярата ул, гаиләсен ташламый, шул ук вакытта читтә тагын бер хатын белән яши. Ә кай­бе­рәү­ләр инде гаиләсеннән аерылып, башка берәү белән тормыш кора.
 
Клуб ачылганнан бирле йөри башлаган хатын-кызларның күп­челеге әнә шул проблемаларны хәл итәргә телибез дип, бирегә килгән. Аерылышу чигенә җиткән, инде ире чемоданын тутырып, башка хатынга чыгам дип торганда, биредәге тре­нинг­лар, киңәш­ләр гаиләдәге че­терек­ле мәсьә­ләләрне хәл итәргә булышкан. Лилия әйтү­енчә, шактый гына гаи­ләләр сакланып калган. Алар бүген дә клубка йөри, гаиләсен тагын да ныгыту өчен киңәш-табышлар ала. Җылы сүз – җан азыгы, диләр бит. Ир-атка да нәкъ менә җылы мөгамәлә, хатын-кызга хас нәфислек кирәк.
 
Путинга мөфтидән хат
 
Хәтерләсәгез, Мордовия Югары суды республикадагы уку йортларына яулык кигән хатын-кызларга керү тыела дигән карар чыгаргач, аңа карата дәгъва белдерелгән иде. Бу эшне 11 февральдә Россиянең Югары Судында яңадан тикшерәчәкләр. Шушы уңайдан, Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Россия Президенты Владимир Путинга хат юллаган.
 
“Владимир Владимирович! Мине, күпчелек халыкны, беренче чиратта, ата-аналарны җәм­гыятьтә булган вакыйга тетрән­дерде. 2014 елның октябрендә Мордовиянең Югары суды яулык­лы кызларга белем йортларына керүне тыйды. Әмма мө­селман оешмалары бу карарны законлы түгел дип тапты һәм Россия Югары судына мөрә­җәгать иттеләр. Ставрополь краенда да яулыклы кызларга мәктәпләргә керү тыелды, – диелә хатта. – Кызганыч, күп кешеләр атеизм чорында үз­лә­ренең дин­нәреннән, гореф-га­дәтләреннән ерагайдылар. Ке­шеләрне “хи­җап”, “яулык”, “чадра” дигән сүз­ләр куркыта.
 
Ә бит гарәпчә “хи­җап” җәймә ди­гәнне аңлата. Мәк­тәптә укучы­ларның яулыгы, тыйнак киеме турында сөйлә­гәндә, монда бернинди дә дини яки башкалардан аерылып тора торган кием турында сүз бармый. Бу җәмгыятьтә ниндидер гауга чыгару да түгел. Нишләп тради­ция­ләрне саклаган кечкенә кызларны елаталар, алар сыйныфларына керергә курка? Нишләп алар мәгълүмат чарала­рының игътибар үзәгенә эләкте? Минем ике кызым да Мәскәүдәге уку йортларына йөри. Аларда бернинди дә проблема юк бит. Мөфти, әти буларак Сезгә мөрә­җәгать итәм. Традиция­ләребезне, безнең кызларны, оныкларны якласагыз иде”.
 
 
 
Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 16 | 06.02.2015

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Ставрополе, в Ставропольском крае и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Ставрополе

Ria.city

Многодетная мама из Предгорья открыла студию праздников по соцконтракту

14 мая православные верующие отмечают Радоницу

Дело длиною в жизнь: Антонине Мартыновой, пытавшейся лишить жизни дочь, вынесли приговор

Дорожную разметку обновляют в Ставрополе по ночам

Музыкальные новости

Центральная Азия под лупой. Эксперты обсудят миграционные проблемы

"Зенит" в Москве обыграл ЦСКА и сравнял счет в серии

Сергей Собянин. Главное за день

В филиалах АО «Желдорреммаш» прошли памятные мероприятия к 9 Мая

Новости Ставрополя

Дело длиною в жизнь: Антонине Мартыновой, пытавшейся лишить жизни дочь, вынесли приговор

Итоги 25-й Юбилейной выставки «Винорус.Винотех»

Глава Ставрополья поблагодарил сотрудников МВД и МЧС за работу на праздниках

14 мая православные верующие отмечают Радоницу

Экология в Ставропольском крае

Я не пью алкоголь вообще: Анастасия Волочкова резко ответила на слухи об алкоголизме

Новые городские проекты в сотрудничестве с парком Юрия Лужкова готовит Фонд Юрия Лужкова

C 13 по 19 мая 2024 года проходит Неделя профилактики повышения артериального давления

Делаем образ стильным при помощи одной яркой детали

Спорт в Ставропольском крае

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме

Медведев с трудом одолел 121-ю ракетку мира на турнире в Риме

Moscow.media

"Помогу оформить детские пособия". Почему имя Мухаммад бьёт рекорды в ХМАО

В Армении прошел крупнейший на постсоветском пространстве «Бессмертный полк». Видео. Фоторяд

Танцы с ветром....

Осень в Хибинах...











Топ новостей на этот час в Ставрополе и Ставропольском крае

Rss.plus






Дорожную разметку обновляют в Ставрополе по ночам

В детсады Ставрополя вернули отопление из-за похолодания

В Ставрополе на Крепостной горе воссоединилась семья топиарных медведей

Дело длиною в жизнь: Антонине Мартыновой, пытавшейся лишить жизни дочь, вынесли приговор