Эшләүче пенсионерларга түләүләр арта
Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү 2016 елда туктатылган иде
Һәр ел саен Россиядә пенсияләр индексацияләнә, ягъни аның суммасы инфляцияне исәпкә алып арттырыла. Бәяләр күпмегә арткан (Росстат мәгълүматлары буенча), россиялеләрнең пенсияләре дә шулкадәр арта. Дөрес, индексация һәркемгә дә кагылмады – эшләүче пенсионерларга түләүләр 2016 елдан бирле арттырылмады.
Шуңа күрә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга уртача түләүләр арасындагы аерма шактый артты. 2024 елның гыйнварына ул 5,6 мең сумга җитте.
Пенсияләрен арттыру өчен эшләүче пенсионерлар законлы хәйләдән файдалана башлады. Башта эштән китеп, аннары яңадан эшкә урнашты. Чөнки эштән киткәннән соң дүртенче айга эшләүче пенсионер узган еллар өчен индексацияләнгән пенсия ала башлый, әмма киләчәктә индексация аңа кабат кагылмаячак.
«Йөзләрчә мең пенсионер пенсия индексациясеннән файдаланып, аннан соң кире кайту өчен эштән китүне туктатачак. Икътисадта кимендә 1 миллион яшьләр өчен тәҗрибәле, квалификацияле остазлар калачак», – диде Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб.
Фото: © kremlin.ru
Индексацияләрне яңарту турында карарны Путин кабул итте
Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турында күптән көтелгән белдерүне Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумында ясады.
«Узган елларда эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнмәде. Бу вакыт эчендә миллионлаган гражданнарыбызга кагылган мәсьәләне чишәр вакыт җитте. Бүген бездә моны чишү өчен ресурслар бар. Киләсе елдан башлап эшләүче пенсионерларга пенсия индексациясен яңартырга тәкъдим итәм», – диде дәүләт башлыгы.
Өч атна да үтмәде, мәсьәлә Дәүләт Думасы көн тәртибенә куелды. 25 июньдә эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы закон проекты каралды һәм бертавыштан беренче укылышта кабул ителде.
«2025 елның 1 февраленнән лаеклы ялга чыккан кешеләргә генә түгел, ә эшләвен дәвам иткән кешеләргә дә ел саен пенсияләр артачак. Карар 7,87 миллион кешегә кагылачак. Бу – икътисадка тәҗрибәле кадрларны кайтарырга, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – диде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Ил бюджетында индексация өчен акча табылды, диде Володин. Утырышта Дәүләт Думасы Рәисе, һәр инициативаның үз фамилиясе булырга тиеш, диде. Бу карарның «Путин» фамилияле булуы ачык, бу хакта Дәүләт Думасы пленаркында күпләр әйтте.
«Депутатлар һәм комитет әгъзалары бу мәсьәләне хәл итәргә теләде. Һәм Аллаһка шөкер, бу мәсьәләгә, ниһаять, Президент нокта куйды. Салым системасының нәкъ менә хәзер үзгәрүе аңлашыла, чөнки бу – чишелешне финанслау өчен өстәмә ресурслар булдырырга мөмкинлек бирә. Ул шактый кыйммәткә төшә», – диде Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча профильле комитет җитәкчесе Ярослав Нилов.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
2025 елдан башлап эшләүче пенсионерларга пенсияләр ничек индексацияләнәчәк
Эшләүләрен дәвам итүчеләр өчен пенсия индексациясе – чыннан да көтелгән карар. Әмма сорау шунда: 2025 елдан эшләүче пенсионерларга түләүләрне нинди суммадан индексацияли башлаячаклар? Ул бүген алган суммадан, ягъни 2016 елдан 2024 елга кадәр индексацияләнмәгәннәнме? Яки инде 2024 ел ахырына саналган суммаданмы?
Дәүләт Думасы депутаты Андрей Исаев Дәүләт Думасы пленаркында әлеге сорауга җавап бирде: инфляция буенча индексация пенсиянең максималь күләменнән булачак.
«Гипотетик рәвештә әйтик: пенсионер 2016 елдан бирле эшли. Аның пенсиясе 20 мең сум була. Номиналь рәвештә, барлык индексацияләрне исәпкә алганда, аның акчасы 30 мең сумга җиткән. Әгәр без инфляцияне 10 процент дип фаразласак, киләсе елның 1 февраленнән аның пенсиясе 2 меңгә түгел, ә максималь күләмнән чыгып, 3 мең сумга артачак», – дип аңлатты Исаев.
2016 елдан башлап барлык индексацияләрне исәпкә алып, хезмәт эшчәнлеге тәмамланганнан соң нинди пенсия булачагын Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетта күрергә мөмкин.
«2016 елдан бирле гамәлгә ашырылган индексацияләр беркая да югалмый, алар барысы да хезмәт эшчәнлеге тәмамланганнан соң алыначак пенсиянең яңа күләмендә исәпкә алынган», – дип ышандырды Исаев.
Бюджеттан өстәмә рәвештә 2025 елда индексациягә 96,5 млрд сум, 2026 елда 177 млрд һәм 2027 елда 260 млрд сум акча кирәк булачак. Пенсия системасы балансланган һәм бу бурычны үти ала, дип саный Исаев.
Фото: © duma.gov.ru
Голикова индексациядән соң минималь өстәмә күләмен атады
Минималь өстәмә күләмен Дәүләт Думасы утырышында вице-премьер Татьяна Голикова атады.
«Без үзебез өчен уртача минималь арту 1300 сум булырга тиеш дип билгеләдек», – дип аңлатты ул.
Голикова сүзләренчә, индексациянең төгәл күләме әлегә аталмый, чөнки социаль-икътисади үсеш фаразы көтелә. Ул бюджетны формалаштырганда нигез булып торачак.
2025 елда пенсияләр 2 тапкыр индексацияләнәчәк. 1 февральдән инфляция күләменә карап артачак. Аннары ел йомгаклары буенча 2024 ел өчен хезмәт хакы фондының үсеш темпы билгеләнәчәк. Бу 1 апрельдән индексация өчен нигез булып торачак.
«Шулай итеп, без 2019 елга кадәр булган индексациягә кайтабыз, һәм, иң мөһиме, керемнәр хәзер хезмәт хакы буенча югары темпларда үсә, һәм без, нигездә, индексация дәрәҗәсе 2025 елның 1 апреленнән лаеклы булыр дип көтәбез», – диде вице-премьер.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Россиядә эшсезләрнең тарихи минимумы
Эшләүче пенсионерларга пенсия индексациясе эшләүчеләргә рәхмәт билгесе генә түгел. 2016 елда югары эшсезлек куркынычы бар иде. Шуңа күрә яшь белгечләр өчен урыннарны бушату, пенсионерларны эшен туктатырга мәҗбүр итү мәгънәле иде.
«Хәзер хәл тамырдан үзгәрде. Хезмәт базары елдан-ел бушый бара. Хәзер, киресенчә, пенсионерларның буш вакансияләрне тутырулары таләп ителә. Шуңа күрә эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләргә карар иттеләр», – дип сөйләде «Татар-информ»га икътисад фәннәре кандидаты, аналитик Николай Кульбака.
Россиядә эшсезлек хәзер Россия тарихында минималь дәрәҗәдә, илгә югары класслы профессионаллар кирәк, диде май аенда Владимир Путин.
«Ил җитәкчелеге алып барган икътисади сәясәт ярдәмендә эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минималь күрсәткечкә төште. Ул 3 проценттан да түбән, 2,9-2,8 процент дәрәҗәсендә», – диде ул Харбин политехник университеты студентлары белән очрашуда.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Эшче куллар җитмәү – дәүләт заказларын үтәгәндә проблема
Депутат Андрей Исаев, эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү карары социаль яктан гына гадел түгел, ә икътисади яктан да дөрес карар, дип әйтте.
«Без кадрлар ачлыгын кичерәбез. Һәм, әлбәттә, хәзер пенсия яшенә якынлашкан һәм тагын күпмедер вакыт эшләрлек, шул исәптән яшьләргә остаз булырлык кешеләрнең тагын берничә ел эшләүләре белән кызыксынабыз. Үз предприятиеләренә дә, яшь белгечләргә дә ярдәм күрсәтүләрен телибез. Бу карар ярдәм итәчәк», – дип ышана Исаев.
Шул ук вакытта икътисадчы Николай Кульбака, акча элек тә бар иде, әмма кадрлар җитмәү мәсьәләсе бу кадәр үк кискен тормый иде, ди.
«Ул вакытта да, хәзер дә проблема акча булмауда түгел, ә аны кая сарыф итүдә иде. Хәзерге вакытта дәүләт заказларын үтәү өчен эшче куллар проблемасы баш авыртуына әйләнде», – ди ул.
Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы закон беренче укылышта бертавыштан кабул ителде – барлыгы 411 кеше тавыш бирде.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Динара Прокопьева