Другие новости Санкт-Петербурга и Ленинградской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Хәрби операциядә яраланган татар егете Айрат Мусин: «Аллаһы Тәгаләгә ышану бик тә булыша»

«Хәрби өлкәне сайлап ялгышмадым»

Айратның никах укытуы турында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин сөйләгән иде. Өстәвенә, ул Айратның чын татар гаиләсе корып, үзе кебек татар җанлы балалар тәрбияләп үстерергә теләвен дә әйтте. Бу тарихка битараф кала алмадым, тумышы белән Яшел Үзән егете Айрат Мусин белән телефоннан шалтыратышып сөйләштек. Айратка хәзер 34 яшь, үзеннән 6 яшькә яшь бертуган энесе бар.

– Айрат, балачактан ук хәрби булырга хыялландыңмы?

– Әйе. Нәселебездә дә хәрбиләр булган. Әнинең дәү әтисе Ватан сугышының беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр катнашкан. Кызганыч, мин аны күрмәдем.

11 классны тәмамлаганнан соң, хәрби училищега барырга карар кылдым. Санкт-Петербургта шундый училище барлыгын белеп алдым да укырга кереп карарга булдым. Казанда Суворов училищесына да кереп булыр иде, тик әти-әнием каршы төште. Питерга китәргә туры килгәч, әнием, дөнья йөзендә барлык әниләргә хас булганча, елады, кайгырды.

Питердагы училищеда миңа бик ошады, шунда калырга булдым. 5 ел укыдым.

Училищега эләгү белән, 17 яшьтән хәрби хезмәт башлана. Хәрби училищены тәмамлаганда лейтенант исемен аласың, һәм билгеләү буенча эшкә – хәрби хезмәткә җибәрәләр. Мин Диңгез буе (Приморье) краена эләктем. 11 ел шунда офицер вазифасында хезмәт иттем, капитан булдым. Хезмәт вакытында командировкалар да булды, мәсәлән, Сириягә бардым.

Хатыны Оля (Алия) белән

– Бик еракка эшләргә җибәргәннәр сине...

– Диңгез буе (Приморье) краенда Татарстанда кебек хис иттем үземне. Минем белән хәрби хезмәттә бик күп татар егетләре бар. Яшел Үзәннән генә дә бишәү! Егетләр белән дуслашып беттек. Отпускыларда да бергәләп кайта-китә йөрдек. Диңгез буе краена килгәч, Айрат исемле татар егете белән таныштым, аның белән бергә хезмәт иттек. Миңа бер дә күңелсез булмады. Авырлыклар булса да, хезмәт итү теләге кимемәде.

Хәрби өлкәне сайлап дөрес эшләдем, дип саныйм. Бер дә үкенмим. Тормышта яраткан шөгылеңне, һөнәреңне дә табу мөһим бит, ул яктан мин бәхетле. Күп кешеләрне күрдем, күп сынаулар аша уздым. Үкенеч булмасын өчен, үзеңне алдаламаска кирәк. Шул ук гаилә мәсьәләсендә дә: үзең яраткан кешене тиң ярың итеп сайларга кирәк. Өйгә кайтасы килеп торырга тиеш. Вакытында кайтканда балалар белән буласың, тулы гаилә бергә җыелганда барысы да бәхетле була. Бәхетле булыр өчен, максат куеп, максатка ирешү юлында булырга кирәк.

«Хатыным рус милләтеннән булса да, башкаларга үрнәк булып тора»

– Хәзерге хатының Оля белән шунда таныштыгызмы?

– Алия белән хезмәт иткән вакытта таныштык. Хатыным – рус кызы, Оля исемле. «Татар гаиләсен төзисем килә. Балаларым – татар булачак, татарча беләчәкләр», – дип кисәттем аны баштан ук. Оля риза булды. «Мин каршы түгел», – дип, миңа теләктәшлек белдерде. Оляның кулын әти-әнисеннән сорадым. Алар да каршы булмадылар.

Быел июньдә үк өйләнешмәкче идек. Яңа елда Оляга тәкъдим ясаган идем, никах һәм берничә көннән Казанның бер ресторанында туй буласы иде. Чакырулар таратылган, кунаклар чакырылган иде... Ләкин без уйлаганча барып чыкмады шул, хәрби операциягә китәргә туры килде.

– Туйны вакытында уздырып булмагач, кәефегез төшкәндер инде...

– Юк, минем кәефне төшерү өчен бик каты тырышырга кирәк (елмая). Яраланганнан соң, Оля белән тагын да якынайдык, ул һәркөн минем янга килеп йөрде. Аякка басам да өйләнәм, дидем. Шулай булып чыкты да.

Оляга баштан ук никахны үткәрергә кирәклеген аңлаттым. Ир-ат үз халкының традицияләрен, рухи кыйммәтләрен саклап калу өчен җаваплы. Никах – шул традициянең бер өлеше. Телне, гореф-гадәтләрне белмәгән «татар» гаиләләре бар. Хатыным рус милләтеннән булса да, ул яктан башкаларга үрнәк булып тора. Татар теле курсларын бетерде, татар сүзләрен аңлый, миңа татарча «яратканым», «ирем» дип дәшә. Минем әти-әнине – «әти-әнием», ә аның әти-әнисен «папуля», «мамуля» дибез.

Никах, рәсми язылышу шунда ук – хәрби-медицина академиясендә булды. Оля белән бер-беребезгә шулкадәр күнектек, ул хәтта минем уйларымны белә, сизә. Яңа елга кадәр госпитальдән чыгармын, дип уйлаган идем. Никах укытып, туганнар-дуслар белән Яңа елны бергә каршы алырбыз, дип план корган идек. Әмма госпитальдән тиз генә чыгармыйлар әле. Шуңа күрә безнең өчен никахның кайда узуы мөһим түгел иде, иң мөһиме – без гаилә кордык.

Госпитальдә башка авырулар да бар, шуңа күрә әти-әниләрне чакырып ятмадык. Мулла килеп никах укыды, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин бик нык ярдәм итте. Аларга бик тә рәхмәтлемен.

Аякка ныклап басып тора алмыйм әле, шуңа да Оля миңа булыша. Мәсәлән, үзем генә юына алмыйм. Керләрне юып, алмаштырып тора, ашарга тәмле ризыклар алып килә, Оляны татар ризыкларын пешерергә әни өйрәтте. Кыстыбый пешереп алып килгән иде әле күптән түгел, палатадагы егетләрне дә сыйлады. Бөтен авыруның да тәмле ризыклар алып килүче, ярдәм итүче «Олясы» юк шул, хатыным моны ихлас теләк белән эшли. Оля булганда күңелле – шул гына.

– Никах укытканда ике кешенең дә мөселман булуы шарт, Оля динне алмаштыруга ничек карады?

– Ул барысын да аңлап кабул итте. Никах тәртибен аңлаткач, ул миңа сорау бирде: «Син динеңне алмаштырыр идеңме?» – диде. Юк, беркайчан да, дидем. «Мин дә шулай. Мин балачактан башка диндә тәрбияләнеп үстем, әлегә күчәргә авыр. Тиз генә күчә алмыйм. Әмма ислам дине таләпләре ошый. Миңа үзең үрнәк булсаң, киләчәктә, ихтимал, күчәрмен», – дип җаваплады.

Ир-ат Аллаһы Тәгалә каршында хатынын, балаларын сакларга, якларга тиеш, ул үз гаиләсе өчен җавап бирә, дип аңлаттым. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә, белә, ялганлап, качып котыла алмыйсың. Оля бу таләпләрне бик тә ошатты.

«Кая барасын, нәрсә булачагын белеп бардык»

– Айрат, махсус хәрби операциягә ничек эләктегез?

– Без беренчеләрдән булып бардык анда, чөнки иң элек әзерлекле булган хәрбиләрне җибәргән иделәр. Бер айдан артык булдым анда. Апрель аенда мина шартлап, яраландым. Бу айда яралануыма 8 ай булды. Әмма мин барыбер хәрби хезмәттә саналам.

– Анда хәлләр ничек соң?

– Сугышча.

– Киемнәр, әйберләр җитми, дигән сүзләр дә ишетелде.

– Без әзер булып бардык анда, барысы да үзебез белән бар иде. Кая барасын, нәрсә булачагын белеп бардык. Без анда яхшы эшләдек. Аларга да эләкте...

– Режим ничегрәк соң, йоклап була идеме?

– Була. Организм шулай күнеккән, бер минут дигәндә йоклап китә алам. Кайда, нинди халәттә булсам да. Тавыш ишетелә икән, уянам. Бик сизгер кеше мин. Хәтта өйдә булганда да нидер кыштырдаса – уянам. Күнеккән инде, Аллага шөкер.

– Атыш булган җиргә барырга курыкмадыгызмы?

– Курку бар инде ул, ансыз булмый. Ләкин безнең профессия шундый – без эшләргә тиеш. Теге як та курка, без дә куркабыз. Күз курка, кул эшли, диләр. Үземчә, көн яхшы булсын иде дип, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм, аяклар-куллар урынында булганга, сәламәт булганга, әти-әни исән булганга рәхмәт әйтәм, дога укыйм. Аллаһы Тәгаләгә ышану бик каты булыша.

– Махсус операциягә киткәч, әти-әниегез бик кайгыргандыр инде...

– Мин әти-әнигә, Оляга әйтеп тә тормадым. Командировкага Сириягә барганда да әйтмәгән идем. Эш буенча гына киттек, дип әйттем. Аларның кайгырып, борчылып, нервыланып ятуларыннан нинди мәгънә? Аларга әйтеп, алар нәрсә эшли алачак? Һәрхәлдә, ситуацияне үзгәртә алмаячак. Гомумән, мин әти-әнигә госпитальгә дә килергә рөхсәт итмим, аларга яралануым турында да әйтмәгән идем. Терелгәч кенә әйтмәкче идем. Никах укытырга карар кылгач, әти-әнигә хәбәр иттек, килеп киттеләр, хәзер хәлемне беләләр инде. Монда бит башка авырулар да бар, кемнеңдер хәле начаррак һ.б.

– Яралангач, ярдәм итүче булдымы?

– Әйе. Бергә хезмәт иткән егетләр ярдәм күрсәтте. Аякларым яраланып, сөякләр сынган иде. Аңымны да җуеп алдым бугай, урыны-урыны белән хәтерем начарланып алды. Якын тирәдәге госпитальгә эвакуацияләделәр. Госпитальдә булган вакытта нормаль халәткә китереп, Санкт-Петербургның хәрби-медицина академиясенә китерделәр. Дәвалану процедураларын әле дә үтәм, шулай озак дәваланырмын дип, бер дә уйламадым. Тизрәк малайлар янына кайтасым килде. Табибларга да: «Мине тизрәк аякка бастыра алмассызмы?» – дип әйтәм. Хәзер аңлыйм инде: монда мин озак булачакмын әле. Сөякләр каты сынган, шуңа да дәвалану озакка сузыла. Хәзерге вакытта утыра алам, булышсалар, «ходунки»га тотынып йөри алам, басып тора алам, ләкин озак түгел. Аяклар тотмый әле.

– Сезнең кебек башка яраланучылар бармы?

– Яраланучылар да, үлүчеләр дә күп. Алар ягыннан да, безнең яктан да. Танышларым арасыннан да үлүчеләр булды, кызганыч.

– Алар ягыннан югалтулар булганын ничек беләсез?

– Без алгы якта эшләдек, разведкада. Шуңа күрә күренә.

– Дәвалангач, хезмәтегезне дәвам итәчәксезме?

– Әйе, ниятем – хезмәт итү. Аякларым яхшы тотса, киредән шунда – егетләр янына китәргә телим, аларга булышырга кирәк.

«Чит җиргә китеп карагач кына туган якны, туган телне сагынганымны аңладым»

– Айрат, әңгәмә барышында татарча гына сөйләштең. Татар телен ничек шулай яхшы беләсең?

– Гаиләдә гел татарча гына аралашабыз. Әти-әни, энекәш белән туган телдә сөйләшәбез. Әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр авылда туып үскән. Мин үземне саф татар телендә генә сөйләшәм дип әйтмәс идем, сөйләмгә рус сүзләре дә кысыла. Чөнки 17 яшьтән чит шәһәргә киттем. Татарлар очрый, әмма Татарстандагы татар телле мохит түгел ул. Аллага шөкер, хәрби хезмәттә татар малайлары бар. Хатынны да бераз татарчага өйрәттем, гади сүзләр белән булса да, татарча аралашырга тырышабыз.

– Фикер йөртүегездән күрәм: әти-әниегез бик дөрес тәрбия биргән икән.

– Аллаһ боерса, күп бала алып кайтырга телибез. Һәм алар барысы да татарча беләчәк. Бу – татар гаиләсендәге кыйммәтләр. Безне балачактан ук Аллаһы Тәгаләгә ышанырга, гомер буе әти-әнигә булышырга, үзеңнән соң нәсел дәвамчылары калдырырга, дип өйрәттеләр, шулай тәрбияләделәр.

Әгәр бик бай булсам, туган ягымда халыкка файдалы әйберләр эшләр идем. Акча – бер көнлек, акчаны беркем дә теге дөньяга алып китә алмый. Хәрби хезмәттә булган башка татар егетләре дә шул фикердә.

– Сезнең өчен идеаль татар гаиләсе нинди ул?

– Күп балалы, матур, гади гаилә. Балалар татар телендә аралаша торган, ислам динен тоткан гаилә. Алла теләсә, минем гаиләм дә шундый булыр.

– Татар теле дигәннән, Интернетта хәрби солдатларның татар җырларын башкарган видеолары чыкты.

– Безнең егетләр татар җырларын куя, кайчак кушылып җырлыйбыз да әле. Андый җырлар рухны, дәртне күтәрә. Приморьеда хезмәт иткәндә, машинада татарча җырларын бар тавышка ачып куя идек! Машинабызга «Татарстан» дигән язулар ябыштыра идек. Туганнар, якын кешеләр булмагач, бер-беребезгә терәк-таяныч булдык. Һәм әле дә сөйләшеп, аралашып торабыз.

– Кайбер кеше туган ягына бик нык бәйле була: чит җирдә озак яши алмый, кендек тамган җире аның өчен бик тә кадерле.

– Әти-әнигә дә, хатыныма да олыгайган көннәремне туган ягымда үткәрергә теләвемне әйттем. Яшел Үзән булмаса, гомумән, Татарстанда. Монда минем дәү әти, дәү әниләр җирләнгән. Бу – бик тә мөһим миңа. Ә болай, туган ягымны гел сагынам. Чит җирдә Приморьеда хезмәт иткәндә татар сөйләмен ишеткәч, шунда ук күңелләрем күтәрелеп китә иде. Чит җиргә китеп карагач кына туган якны, туган телне сагынганымны аңладым. Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә: «Еракка китеп кара син, еракка китеп кара».

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Санкт-Петербурге, в Ленинградской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Санкт-Петербурге

Ria.city

Вандалы сожгли шалаш Ленина в музее под Петербургом

Вратарь СКА Серебряков перешел в «Авангард» в результате обмена

Петербург возместил затраты на развитие ОЭЗ из федерального бюджета

Не стало сыгравшего в «Майоре Громе» актера Ивана Петкова

Музыкальные новости

Названы победители итогового в 2024 году конкурса «Профессиональное развитие» Фонда Потанина

В Омске отменили концерт певицы Дианы Арбениной

Выставка-гордость «И вечность возвестит, кто был Суворов»

Бизнесмен предложил Анне Семенович стать его личной снегурочкой за пять миллионов рублей

Новости Санкт-Петербурга

Стабильная связь и удобный дизайн: наушники-клипсы A4Tech Biosong B5

"Времени на споры нет": подвалы Ленобласти изымут под укрытия на случай ЧС

Более половины семей с детьми ищут жилье рядом со школой или садом

Студенты ведущих вузов Петербурга проходят стажировку в Смольном

Экология в Санкт-Петербурге

Трехлетнюю внучку Валерии отказались выпускать из России и час допрашивали в аэропорту: в чем дело

Российские биологи первыми в мире подключили мозг крысы к искусственному интеллекту

Специалисты компании КАМА TYRES: как подобрать шины для грузового транспорта

Сеть клиник «Будь Здоров» приняла участие в фестивале трудоустройства «Профи будущего»

Спорт в Санкт-Петербурге

Калинская и Шнайдер претендуют на премию WTA в номинации «Прогресс года»

Арина Соболенко отреагировала на уход Рафаэля Надаля из тенниса

Виктория Азаренко опубликовала обращение к завершившему карьеру Надалю

Тренер Камельзон раскритиковал поведение теннисиста Медведева

Moscow.media

Стабильная связь и удобный дизайн: наушники-клипсы A4Tech Biosong B5

Северный обход Омска сократит на 20 км транзитный маршрут от Тюмени до Новосибирска

«Юмор FM» – лауреат премии «Бренд года в России 2024»

LEGENDA выпускает SMART ЦФА











Топ новостей на этот час в Санкт-Петербурге и Ленинградской области

Rss.plus






В доме подозреваемого в организации вечеринки Ивлеевой прошли обыски

Бывший вице-губернатор Петербурга Лавленцев осужден на 13 лет за мошенничество и растрату

Не стало сыгравшего в «Майоре Громе» актера Ивана Петкова

Стабильная связь и удобный дизайн: наушники-клипсы A4Tech Biosong B5