Другие новости Санкт-Петербурга и Ленинградской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Санкт-Петербургта яңартылган татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылды

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта яңартылган татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылды. Анда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчелеге, мәдәният эшлеклеләре һәм шәһәрнең һәм өлкәнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре чакырылган иде.  Яңартылган музейның яңа проектын Ленинград өлкәсенең «Файда» татар мәдәни җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, бизнесмен Айрат Маннанов башлап җибәрде. Музейны, экспозицияне һәм көнкүреш һәм мәдәният предметларының яңартылган коллекциясе шулай ук «Файда» татар җәмгыяте әгъзалары акчасына да булдырылды. Бу турыда Татарстанның даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте. Кунаклар алдында Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Ул Айрат Маннановка, «Файда» ширкәте әгъзаларына актив җәмәгать эше һәм иганәчелек ярдәме, музейны яңарту идеясе өчен зур рәхмәт белдерде һәм аңа Татарстанның Даими вәкиллеге белән уңышлы хезмәттәшлек өчен «ТАССРның 100 еллыгына» истәлекле билгесен тапшырды. Чара азагында кунаклар өчен музей буйлап экскурсия булды, төбәк татар җәмәгатьчелеге вәкилләре тапшырган яңа экспонатлар күрсәтелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Санкт-Петербурге

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Санкт-Петербурга
Экология в Санкт-Петербурге
Спорт в Санкт-Петербурге
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Санкт-Петербурге и Ленинградской области

Rss.plus