РФ Президенты Владимир Путин Мәскәү белән Санкт-Петербургны тоташтыручы «Нева» М11 югары тизлекле трассасының соңгы участогы – Тверьне төньяклап урап узу юлын ачты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанның Чүпрәле районыннан хәрби Фәнис Хәйруллин II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Очрашу вакытында бүләкне хәрбигә район башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
Читать дальше...
КФУның «Җәйге университет» проекты кысаларында ачылган «Тел. Мәдәният. Иҗат» – кабатланмас һәм үзенчәлекле трек. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә КФУ Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының Татаристика һәм мәдәният кафедрасы өлкән укытучысы Лилия Саттарова әйтте.
Читать дальше...
РФ Президенты Владимир Путин белән туры элемтә Яңа елга табарак оештырылачак. Аны янәдән йомгаклау матбугат конференциясе белән берләштерәчәкләр. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразиев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәрендә. Биредә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанның Кукмара районы Түбән Үрәс авылының 1907 елда төзелгән беренче җәмигъ мәчетен төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты итеп танырга җыеналар. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының боерыгы проекты 19 июльгә кадәр коррупциягә каршы экспертиза уза.
Читать дальше...
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Төркия Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстанда 2025 елга яшәү минимумын хәзерге 13 135 сумнан 15 073 сумга кадәр арттырырга җыеналар. ТР Министрлар Кабинетының карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Читать дальше...
РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин үзенең Telegram-каналында урамда электр самокатларында йөрүне тыю турында сораштыру башлап җибәрде.
Читать дальше...
Абхазия Республикасы президенты Аслан Бжания 15 июльдә Россия опера җырчысы, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков һәм Россия Федерациясе һәм Абхазия Республикасының халык артисты Хибла Герзмава белән очрашты, артистларга «Хибла Герзмава чакыра...» фестивале кысаларында чыгыш ясаган өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Читать дальше...
Республиканың гомуми белем бирү оешмалары өчен Татарстанның дәүләт символларын сатып алуга 80 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында тендер материалларында басылып чыкты.
Читать дальше...
12 июльдә Иркутск өлкәсе Кулиш авылының этнография музеенда искиткеч педагог һәм талантлы язучы Хаерниса Исаевна Сафинаның туган көненә багышланган «Гөлчирә» китап күргәзмәсе уздырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Түбән Кама мөхтәсибәтендә хәзерге вакытта «Ак каен» мәчете төзелеше бара. Төзелеш эшләре тәмамланмаган булуга да карамастан, әлеге мәхәллә күптән тулы канлы тормыш белән яши. Җәйге каникуллар вакытында биредә балалар өчен күптән түгел генә «Хәйретдин Барбаросса хәзинәсе» дип аталган мавыктыргыч сәяхәт-квест оештырылды. Анда төрле яшьтәге 27 бала катнашты. Җитәкчеләре Хәмидә Нәҗметдинова ярдәме белән балалар бергәләп кызыклы биремнәр үтәде, «иске» карта кисәкләре буенча юлны дәвам итеп, мөселман... Читать дальше...
Сишәмбе, 16 июльдә, Татарстанда һава көндез +25, хәтта +30 градуска кадәр җылыначак.
Читать дальше...
Әлмәттә самокатларны арендага алу үсеш алган, ләкин еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләре игътибарга алынмый. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейд үткәрде. Канун бозучыларны туктаталар һәм штраф салалар, шулай ук әңгәмәләр үткәрәләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Читать дальше...
Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркында балалар өчен дини Сабантуй үтте. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасы яза.
Читать дальше...
Чирмешән районында уракка 87 комбайн чыгачак. Аларның 95 проценты әзер, барысы да механизаторлар белән комплектланган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Читать дальше...
Лениногорскида 7нче мәктәпнең җәйге лагерына йөрүче балалар ЗАГС бүлегенә экскурсия ясады. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Читать дальше...