26 гыйнвар көнне Арча районында махсус хәрби операция зонасына гуманитар колонна җибәрү оештырыла. Әлеге чара Ватанны Саклаучы елы уңаеннан үткәрелә. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев гуманитар ярдәмдә катнашырга өнди. Бу хакта ул мессенджерларда да хәбәр итә.
Фото: © Фотоны Илшат Нуриев җибәрде
«Бөек Ватан сугышы елларында Арча шәһәрендә урнашкан 3635 нче номерлы эвакогоспиталь хезмәткәрләре Кызыл Армиянең Җиңү фондына хәрәкәттәге армия өчен, санитар самолет төзергә дип, 17 мең сум акча кертүе турында язылган архив документы сакланган. Безгә үрнәк алырлык! Кадерле дуслар! Һәркемне гуманитар колонна формалаштыруда катнашырга һәм җиңүгә үз өлешен кертергә чакырам!» – дип мөрәҗәгать итә Илшат Нуриев.
Фото: © Фотоны Илшат Нуриев җибәрде
Теләге булганнар районда эшләп килүче 7 волонтерлар группасына турыдан туры яки авыл җирлекләре аркылы ярдәм күрсәтә алуы турында әйтелә. «Һәр группаның акча җыю өчен үз счетлары бар. Зур суммалар күчерергә теләүчеләргә Арча районы Ветераннар Советының реквизитларын бирергә мөмкин», – диелә район башлыгы хәбәрендә.
Илшат Нуриев «Татар-информ» хәбәрчесенә узган елда Арчадан шактый зур күләмдә гуманитар ярдәм юллануын әйтте. Ул җибәргән мәгълүматлардан күренгәнчә, узган елның 13 декабренә кадәр Арча районында 86 млн сумнан артык күләмдә гуманитар ярдәм күрсәтелгән, шул исәптән 74 млн сумга якыны – өлешчә мобилизация буенча киткән хәрбиләргә ярдәм. Хәрби хезмәт турында контракт төзеп киткәннәргә бер тапкыр акчалата түләүләр дә бирелгән. Арчадан предприятие һәм башка чыганаклардан 42,5 млн сум акча түләнгән.