Татарстанның халык шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге премиясе лауреаты Ренат Харис фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең хатыны Кадрия Ишукова юллаган хатның тарихы турында сөйләде.
«Фатих Кәрим һәрвакыт фронттан хат җибәргән. Фронтка аңа хатлар килеп торган. Фатих Кәримнең хатыны Кадрия Ишукова җавап итеп язып җибәргән хат бик авыр бер мизгелдә – Фатих Кәримне соңгы юлга озату вакытында килеп төшә. Бу хат кире Кадрия апага кайта. Ул хатны Кадрия апа беркайчан да ачып карамый, чөнки нәрсә язганын белә, йөрәген яралыйсы килми. Озак еллар әлеге хат ачылмыйча ята», - диде ул Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримне искә алу кичәсендә.
Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова Ренат Хариска шалтыратып, әлеге хат турында сөйләп бирә. «Менә шундый хат бар, күрәсең киләме?» – диде. Мин таксига утырып, төнлә аларның өенә әлеге хатны карарга бардым. Квадрат кәгазь кисәге. Кадрия апа аны ничек җибәргән – шулай тора. «Әнием хатны ачмады, мин ача алмыйм, кулым бармый. Ачарга теләсәң, ачып укыйк», - диде. Мин ул хатны тоттым, ләкин ача алмадым», - диде Ренат Харис.
Ул шушы хат турында «Кадрия» дигән поэма язган.
«Азат хатын» (хәзерге исеме «Сөембикә») журналы редакциясенә шалтыраттым. Чакырдылар. Ләйлә Кәримова белән бардык. Ул үзе белән шушы хатны да алган иде. Поэманы укып чыктым. Ләйлә Кәримова хатны ачып карарга мөмкинлек барлыгын әйтте. Кешеләр кулларына алды, берсе дә шул хатны ача алмады. Бүгенге көнгә кадәр ул хат Ләйлә Кәримованың улы Артем Кәримовның архивында саклана. Аны ачып карый алган кеше юк. Фатих Кәримнең шундый сере дә бар», - диде Татарстанның халык шагыйре.
«Урамга чыгып, «нинди татар шагыйрьләрен беләсез» дип, 50-60 яшьлек татар телле кешеләрдән сорасак, һичшиксез, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнең исемен атыйлар. Менә шулай Фатих Кәрим үлемсез рәвештә кеше күңелендә яши», - диде Ренат Харис.
Аның әйтүенчә, узган ел төрле төбәкләрдә Фатих Кәримнең 115 еллыгына багышланган чаралар үткәрелгән. «Кызганыч, республика күләмендә фронтовик шагыйрьне зурлый алмадык. Ә мылтыкның прикладына куеп шигырьләр язган шагыйрьләр бик аз», - дип искәртте ул.