Чирмешән районы башлыгы Рамил Әйбатов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан якташлары белән очрашты. Чәй табыны артында оештырылган чарада район җитәкчесе контракт төзеп илебез сагына баскан чирмешәнлеләргә рәхмәт әйтте, егетләрнең хәлләрен һәм гозерләрен белеште. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Илсөяр Гайнетдинова яза.
«Батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Иң мөһиме – сау-сәламәт булып, тиз арада гаиләләрегез янына әйләнеп кайтырга насыйп булсын», - дип теләде район башлыгы.
Хәрбиләр әйтүенчә, алар хезмәт итә торган частьләрдә азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар, обмундирование белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Аларның үтенечләре күбрәк гаиләләренә ярдәм күрсәтү хакында булды. Хәрбиләр район җитәкчесенә һәм халкына гуманитар ярдәм өчен дә рәхмәтләрен әйттеләр.
Очрашу азагында хәрби якташларыбызның үзләренә һәм аларның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре дә тапшырылды.