Респиратор вируслар белән иң күп авыру салкын сезонга туры килә, чөнки кояшлы көннәр саны кими һәм кеше организмы D витамины кытлыгыннан интегә, ул иммун системаның нормаль эшләве һәм йогышлы авырулар белән көрәшү өчен җавап бирә.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе кышын салкын тиеп авырулар арту сезонын җиңел кичерү киңәшләр бирде.
Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, йокларга, саф һавада йөрергә, актив ял итәргә, баланслы тукланырга, кешеләр күп җыела торган урыннарда битлек киеп йөрергә.
Авыру билгеләре булган кешеләр белән якын элемтәгә кермәскә, биткә куллар белән кагылмаска һәм кулларны сабын белән юарга.
Авырган очракта, ютәлләгәндә һәм төчкергәндә авызны кул белән әйбәтләп капларга, кулларны мөмкин кадәр ешрак юарга яки антисептиксибәргә кирәк. Эшкә йөрмәскә һәм авыру балаларны күмәк коллективларга җибәрмәскә, шулай ук кешеләр җыела торган урыннарга бармаска.
Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә һәм медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә.