Тукай районы Яңа бистәсендә Кыш бабай призына чаңгы ярышлары үтте. Тантаналы ачылышта катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Васильев сәламләп уңышлар һәм җиңү теләде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев ярышларның регламенты белән таныштырды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Ярышларда 15 гомуми белем бирү мәктәбе, 20 авыл җирлеге, 8 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты.
Мәктәп укучылары арасында иң җитез чаңгычылар Яңа бистәсе урта мәктәбе укучылары Данияр Харисов һәм Ләйлә Вәлиуллина булды. Авыл җирлекләреннән катнашучылар арасында иң яхшылары Иске Абдул авылыннан Ралия Насыйрова, Калмаш авылыннан Алексей Ермошкин булды. «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ хезмәткәрләре Айзат Диазтдинов һәм Гөлфия Җиһангирова район оешмаларыннан һәм предприятиеләреннән чаңгычылар арасында җиңүче дип танылоды.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм медальләр, шулай ук Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр тапшырылды.