2025 елның 30 июненнән Россиягә килә торган мигрантларның цифрлы профилен формалаштыра башлаячаклар. Әлеге «анкета»ның максаты — килүчеләрнең статусын контрольдә тотуны җиңеләйтү. Бу хакта ТАСС яза.
Хөкүмәт карары нигезендә 30 июньнән Россия Федерациясенә керүче чит ил кешеләренә теләсә кайсы пропуск пунктында бармак эзләрен һәм фотоларны тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр. Соңыннан барлык мәгълүматлар цифрлы профиль булдыру өчен базага керә. Шул ук вакытта мигрантлар RuID кушымтасы (чит ил кешеләре өчен дәүләт хезмәтләре аналогы) аша үзләре цифрлы профиль ясый алачак. Эксперимент кысаларында эшләнәчәк бу кушымтада мигрантлар Россиягә визитлары турында хәбәр итәчәк һәм РФдә хезмәтләр алачак (медицина иминиятләштерүен рәсмиләштерү, Эчке эшләр министрлыгына язылу һ.б.).
Үзгәрешләр Беларусь гражданнарына, 6 яшьтән кечерәк балаларга, дипломатларга һәм Россиядәге чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре һәм консуллык учреждениеләре хезмәткәрләренә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына, халыкара оешмаларның һәм аларның Россиядә аккредитацияләнгән вәкиллекләренең хезмәткәрләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына кагылмаячак.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә рус телендә начар сөйләшә яки бөтенләй сөйләшә алмаган миграция тарихы булган балаларны рус теленә өйрәтүне оештыру буенча чаралар күрергә кушты. Сүз шул исәптән тест үтмәгән балалар турында да бара. Өстәвенә, мондый балаларны гомуми белем бирү учреждениеләренә укырга кергәнче рус теленә өйрәтергә тиешләр.