Апас районы Урта Балтай волонтерлары бәйрәм ялларын окоп шәмнәре ясады. Аларга авыл халкы, кунакка кайтучылар, студентлар, укучылар кичләрен изге эшкә кушылды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Гүзәл Хилавиева хәбәр итә.
«Бәйрәм кичләрендә безнең тынычлыгыбызны саклаучы егетләрне онытырга ярамый. Күңелебез гел изгелектә. Без ясаган окоп шәмнәре солдатларга өй җылысы, күңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде», - диләр алар.