9 нчы бригаданың разведка батальоны махсус операция зонасыннан Лаеш районының «Помощь СВОим» хәйрия фондын Яңа ел белән котлады. Волонтерларга Дмитрий Дементьев мөрәҗәгать итте.
«Кадерле якташларым. Тагын бер ел узды һәм без сезнең белән иңгә-иң куеп җиңүгә барабыз. Сез үргән маскировка челтәрләре, сезнең ашлар, сезнең җылы йөрәкләр безне җылыта һәм җиңәргә булыша. Командование, шәхси состав исеменнән сезгә бик зур рәхмәт белдерәм. Сезгә сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе телибез. Без җиңәчәкбез», – дигән ул.
«Татар-информ»га «Помощь СВОим» хәйрия фондында сөйләүләренчә, бүген Лаеш районында чираттагы гуманитар ярдәм җыю бара. Фонд эше Яңа ел бәйрәмнәрендә дә туктатып тормый.
Моңа кадәр Дәүләт Советына еллык Юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов волонтерларга махсус операциягә ярдәм өчен рәхмәт әйтте. «Кешеләр моны ихлас һәм чын йөрәктән, үз тирәләренә шундый ук битараф булмаган кешеләрне берләштереп, фикердәшләренең тулы командасын туплап эшли», – диде республика җитәкчесе.
Фото һәм видеоны «Помощь СВОим» хәйрия фонды тәкъдим итте.