Мамадышта 1 февральдә традициягә әверелгән Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова хәбәр итә.
«Гыйнварда ук без муниципаль берәмлекләр, яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары командалары белән Мамадыш районында Sunny Fest Бөтенроссия креатив чаналар фестиваленә әзерлек һәм репетицияне башлыйбыз», — дип хәбәр итте Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков 24 декабрьдә Министрлар Кабинетында узган брифингта.
2025 елда фестиваль тугызынчы тапкыр үткәрелә.