Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Рубин» футбол клубы «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында кечкенә җанатар Дима Григорьевның хыялын тормышка ашырды.
23 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында Рөстәм Миңнеханов чыршыдан Диманың теләге язылган шарны алды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Бүген Казанда яшәүче 12 яшьлек малайның «Рубин» уенчылары белән танышу турындагы хыялы тормышка ашты. Төп состав уенчылары Илья Рожков, Никита Васильев һәм Никита Корец Дима белән очрашты һәм клуб базасы буйлап экскурсия үткәрде. Азактан уенчылар кечкенә җанатарга бүләкләр тапшырды һәм истәлеккә күмәк фото ясады.