Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең концерт камера оркестры «Яңа ел серпантины» дип исемләнгән концерт оештырды. Кичәдә дөнья күләмендә билгеле булган, танылган әсәрләр яңгырады.
Концерт камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиев иде. Аның әйтүенчә, әлеге концерт тамашачыларга Яңа ел алды бүләге булды.
«Концерт һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк иткәндер дип өметләнәм. Тамаша кылучылар кинофильмнардан отып калган әсәрләрне искә төшерде. Казан консерваториясенең концерт камера оркестры инде күп тапкырлар тулы заллар җыйды һәм әле дә үзенең башкару осталыгы белән тыңлаучыларны сокландыра», - дип билгеләп үтте ул.
Программада Иоганн Себастьян Бах, Арно Бабаджанян, Эннио Морриконе, Астор Пьяцолла, Микаэл Таривердиев, Александр Цфасман, Иоганн Штраус, Дебора Хенсон-Конант, Анатолий Лепин, Геннадий Гладков, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярованың әсәрләрен ишетеп булды.
Сәхнәдә Наилә Галиева (скрипка), Динар Шәрәфетдинов (вокал), Роберт Миңнуллин (вокал), Ия Тепнадзе (вокал), Анна Землякова (фортепиано), Давид Ипатьев (виолончель), Лю Сяо (арфа), Снежана Зиборова (фортепиано), Чжан Чжихао (вокал), Анна Стальмахова (аккордеон), Александр Антипкин (виолончель), Давид Мелконян (фортепиано) һ.б. чыгыш ясады.
Тамашачыларга таныш булган әсәрләр арасында Антонио Вивальдиның «Ел фасыллары» оркестр белән скрипка өчен концертлар циклыннан – «Кыш», Иоганн Штраусның «Летучая мышь» опереттасыннан өзек һәм «Трик-трак» полькасы, «Профессионал» кинофильмыннан Эннио Морриконеның «Chi Mai», Геннадий Гладковның «Джентельмены удачи» кинофильмыннан, Микаэл Таривердиевның «Ирония судьбы, или С лёгким паром!» кинофильмыннан композицияләре бар иде.
Шулай ук, концертта Кытайдан килеп, Казан дәүләт консерваториясендә белем алган Чжан Чжихао татар телендә Рөстәм Яхинның Гөлшат Зәйнашева шигыренә язылган «Китмә, сандугач!» җырын оркестрга кушылып башкарды.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Динар Шәрәфетдинов Резеда Ахиярованың Роберт Миңнуллин шигыренә иҗат ителгән «Син үлгәнче мине сагынырсың» җырын башкарды. Тамашачылар аны бик озак алкышлады, программаның алып баручысы исә җырчыны «сандугач» дип атады.
«Концерт искитмәле, гаҗәеп якты, матур тәэсирләр калдырды. Кичәнең җитдилеген аңлап алгач, концерт дәвамында миндә дулкынлану хисе булды. «Син үлгәнче мине сагынырсың» әсәрен миңа проректорыбыз Ринат Халитов тәкъдим итте. Элегрәк аны ишеткәнем булды, ләкин башкарырга туры килмәде. Әлбәттә, җырның көе дә, сүзләре дә күңелемә хуш килде, шуңа күрә мин аны киләчәктә дә башкарачакмын», - диде Динар Шәрәфетдинов.
Ул үз чыгышларына һәрвакыт тәнкыйди яктан каравын әйтте.
«Шуңа күрә тамашачының фикеренә колак салу яхшырактыр: аларга ошагандыр дип өметләнәм. Концерт программасына дөньякүләм классик, заманча музыканың иң гаҗәеп, популяр һәм һәркемгә ошаган үрнәкләре сайлап алынды. Совет чорында яшәмәдем, тик шул чор җырлары гына миндә яңа ел кәефен тудыра. Минемчә, тамашачылар да мизгелгә генә булса да, үткән вакытка кайтып килә алгандыр: балачак, яшүсмер чаклар искә төшкәндер. Көндәлек мәшәкатьтән арынып, ләззәтләнә алганнардыр», - диде Динар Шәрәфетдинов.
1975-1985 елларда Семён Казачков җитәкчелегендә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә студентлар хоры белән эшләгән Ирнис Рәхимуллин әлеге концертның шатлыклы бәйрәм хисе тудырганын әйтте. «Концерт программасы бик җентекләп уйланылган, талантлы коллектив көче белән башкарылды. Бу, әлбәттә, залны тутырып килгән тамашачыларның (аншлаг) алкышлавында да чагылды. Браво маэстро, алга таба да шулай дәвам итегез!» – дигән фикерен әйтте ул.