Казан Кремле территориясендәге бер бинада төтен чыгу сәбәпле, бирегә ашыгыч рәвештә янгын сүндерүчеләр һәм башка экстрен хезмәтләр килде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төтен административ бинада түгел, ә кафе урнашкан корпуста чыккан. Янгын сүндерүчеләр төтен чыгу сәбәбен оператив рәвештә бетерде, диелә хәбәрдә.