Түбән Новгородта якшәмбе мәктәбенә дәресләргә йөрүче 13 яшькә кадәрге балалар һәм Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте активистларының, партнерларының балалары һәм оныклары өчен «Татарча чыршы» бәйрәме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матубгат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмдә Кыш бабай һәм Кар кызы да бар иде. Балаларның этикет һәм татар мәдәнияте буенча яраткан укытучысы Лилия Таһирова бик матур һәм күңелле презентация-викторина әзерләде.
Яшь активистлар Алия Хәлилуллина һәм Элнара Садекова биеде дә, «Түбәтәй» дигән татар уенын һәм бию буенча мастер-класс та оештырды.
Төрле яшьтәге балалар рәхәтләнеп кызлар артыннан хәрәкәтләрне кабатлады. Камилә һәм Данияр Усмановлар «соры бүре» уенын тәкъдим итте.
Дәрестә катнашучыларга гадәти булмаган җыелмалар, ә башкаларга татлы бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.