Бүген Казанда «Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысы ачылу сәбәпле, Сибгать Хәким урамының бер өлешендә хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Юл 17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатьтә кадәр йөрү өчен ябык була.
«Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру сәбәпле, 2024 елның 24 декабрендә С.Хәким урамының Декабристлар урамыннан алып Абсәләмов урамына кадәр өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк», — диелә ведомство хәбәрендә.