Татарстанның Әлки районының Иске Чаллы авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Биредә «Иске Чаллы авылының үткәне һәм бүгенгесе» дигән темага фәнни – гамәли конференция узды.
Чараны Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева ачып җибәрде. «Авыл җирлегендә мәдәният йортының ишекләре ачылуның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында әйтелде. Заманча эшләнгән бинада китапханә дә урнашкан. Әлеге эш Татарстан Хөкүмәте, тамырлары белән бу авылдан булган Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева, район хакимияте, җирле үзидарә тарафыннан тормышка ашкан», - диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.
Әлки районы башлыгы Александр Никошин Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиевага Рәхмәт хаты белән чәчәк бәйләме, Иске Чаллы авылы тасвирланган картинаны Мәдәният йорты директоры Илсур Шәмсетдиновка тапшырган.
«Тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районы Түбән Майна урта мәктәбе директоры Рәфыйк Насыйров Иске Чаллы авылына караган тарихи документлар белән таныштырды. Мәскәү архивыннан морза Дербишевкә җир биләмәсе бирү турында документ табылуын әйтте. Бирегә кенәз Мостафиннарның килеп урнашуы, Нураев, үзенең 17 иптәше белән Мерәс бабай нәселләренең төпләнүе турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде», - диде Татар мәдәният үзәге җитәкчесе.
Аның әйтүенчә, заманында ике мәхәлләле авылдан Яңа Чаллы һәм Бибай Чаллысы авыллары бүленеп чыккан. Авылның тарихта билгеле беренче имамы Абдул Чынбулат улы була. Тарих фәннәре кандидаты Рафик Насыйров үз чыгышында: «Тарих дәвамлы булырга тиеш, авылларны сакларга кирәк», - дип әйтте. Бүгенге көндә авыл мәктәбендә 19 бала белем алганлыгы да җиткерелде. Конференциядә катнашучылар галимгә сораулар бирде. Булган мәгълүматларны туплап китап чыгару турында да сүзләр әйтелде», - диде ул.
Филология фәннәре кандидаты Сиринә Трофимова Әлки ягының танылган язучысы Нәби Дәүли турында өйрәнгән галимә буларак, фикерләре белән уртаклашкан. Галимә әйтүенчә, язучы якташларының матурлыкка омтылып, бәхетле булып яшәүләрен теләгән, публицистик әсәрләренең күбесе шул хакта.
«Иске Чаллы авылында туып үскән бертуган Мингәрәевлар чыгышы да һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булды. Аларның әниләре Хәнифә Галиуллина гомере буе балаларга белем биргән, абруйлы укытучы булган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган Илдар Мингәрәев Иске Чаллы авылы турында җыр иҗат иткән, җырны көй авторы Илнур Шагалиев башкарды», - диде Флюра Абдуллина.
«Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Хәзинә» газетасы редакторы Илшат Мингәрәев исә бу авылда туып үскән Татарстанның беренче Социалистик хезмәт герое, данлыклы нефтьче Ногман Вәлиев турында сөйләгән. Хезмәт батырына багышланган документаль фильмнан өзек күрсәткән. Бертуган Мингәрәевлар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеген булдыру мәсьәләсе турында да фикерләрен әйткән.
«Бу авылда озак еллар укытучы булган, хезмәт ветераны Рагыйб Сибатов Татарстанда татарның беренче математигы булган Сара Шакулова премиясен булдыру мәсьәләсен күтәрде. Конференциядә катнашучыларга Әлки районы «Якташлык» җәмгыятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов хатыны Эльмира, район үзешчәннәре белән халкыбыз әсәрләрен яңгыратты», - диде Флюра Абдуллина.
Мәдәният йорты фойесында бу авылда туган, тамырлары белән әлеге җирлек белән бәйле танылган шәхесләр турында мәгълүмати белешмә урнаштырганнар. Шулай ук авыл халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган Милли хәзинәләр экспозициясе белән дә танышырга мөмкин булган. Конференциядә Иске Чаллы авылы турында тарихи яктан әһәмиятле мәгълүматлар белән баетылган чыгышлар ясалган. Авыл халкы галимнәр белән фикер алышкан.