Иртәгә 19.00 сәгатьтә Санкт-Петербургның «Англетер» кунакханәсендәге кинотеатрда татар һөнәрчелеге турында документаль фильм күрсәтеләчәк. «Казан җөе» дип исемләнгән фильм сәнгатьнең аерым төре буларак татарның каюлы күне турында сөйли. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Авторлар Арчага «Милли аяк киеме» фабрикасы булган урынга һөнәрчелек җитештерүе торышы турында белер өчен килгән булганнар. Фильмны төшерү идеясе шул вакытта барлыкка килгән.
Кайчандыр фабрикада 1300гә якын оста эшләгән. Читекләр Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә призлы урыннар яулаган, ә 1980 елда Лейпциг ярминкәсендә диплом һәм алтын медальгә лаек булган. Әмма 1990 елларда предприятиедә җитештерү күләмнәре кими һәм банкротлык процедурасы үткәрелә. 2006 елда фабрика ябыла.
Танышкач, кинематографистлар Казан җөе, читекләр һәм һөнәрчелек традицияләре турында фильм төшерергә була.
Фильмның документаль өлеше әлеге юнәлештә эшләүче осталар, шулай ук Арча фабрикасының элеккеге хезмәткәрләре белән әңгәмәдән гыйбарәт була. Фильм төшерү барышында консультация алу өчен тарихчылар, әлеге осталыкка өйрәтүче укытучылар, брендларга нигез салучылар җәлеп ителгән.
Керү ирекле.