Кайбычта «Салават күпере» спорт комплексы бинасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Кайбыч кызлары» бию коллективы белән очрашып, проблемалары белән кызыксынды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин хәбәр итә.
«Кайбыч кызлары» бию коллективын мин районның чын патриотлары дип атар идем. Аларның барысын да хөрмәт итәм. 2016 елда оешкан әлеге коллектив, нинди генә чара үткәрсәк тә, матур биюләре, җырлары белән анда актив катнашып килә. Ярдәм кирәк булса, мин төрле яклап ярдәм кулы сузарга әзер», — диде Альберт Рәхмәтуллин.
Алар республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясап киләләр. Һәр коллективның җитәкчесе булган кебек, «Кайбыч кызлары» бию коллективының да җитәкчесе — яшь белгеч Гөлнара Хәялиева билгеләнгән. Шуңа күрә коллективның һәр әгъзасы җитәкчегә буйсынып, матур, тату гына иҗат белән шөгыльләнә.