Өч ел дәвамында Удмуртия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе вазифасын башкарган Равил Шәрифуллин «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында быел дүртенче тапкыр катнаша. Ул хәзер медицина өлкәсендә хезмәт куя. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның әйтүенчә, ул өч зур клиника белән җитәкчелек итә. Әлеге эшчәнлеге белән ул төрле оешмаларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына ярдәм күрсәтә. «Форум фикер алышу өчен яхшы мәйданчык булыр дип ышанам. Стоматологик ярдәмне яхшырту, бизнес өчен яңа мөмкинлекләр булдыру һәм төбәгебездә халыкның сәламәтлек дәрәҗәсен күтәрү өчен яңа баскыч бу», – дигән ул.
Быел форум Казан шәһәрендә була. Өч көнлек форум программасында катнашучылар өчен Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә. 18 ноябрьдә «Kazan Palace by TASIGO» кунакханәсендә «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы була. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә, диелә хәбәрдә.