Россия белән Кытайның күпьеллык мөнәсәбәтләре вакыт белән сынауны узды һәм бүгенге көндә иң югары тарихи ноктада. Бу хакта «РОСТКИ» форумы пленар утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов хәбәр итә.
«75 ел дәвамында Россия белән Кытайның элемтәләре вакыт белән сынауны узды. Бүген алар моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә. Ике ил лидерларының үзара мөнәсәбәтләре аерым роль уйный. Ел башыннан бирле Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән Россия Президенты Владимир Путин арасында инде өч очрашу узды», – дип искәртте ул.
Александр Новак ике ил арасында товар әйләнеше арту дәвам итүне билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә Россия һәм Кытай эшмәкәрләре арасында хезмәттәшлек өчен барлык шартлар тудырыла. «Киләсе елда үзара экспорт артуны көтәбез», - дип йомгаклады ул.