Илнур Гайниев Кариев театры каршындагы китапханә бинасына кагылышлы мәсьәләгә ачыклык кертте.
«Китапханә турында төрле сүзләр булды – имеш, аны «Туган авылым» комплексына бирәләр икән, дигән сүзләр булды. Ләкин ул әлеге вакытта безнеке. Без аны хуҗалык блогы итеп файдаланып торабыз, чөнки кеше китерү өчен анңа ремонт кирәк», - диде театр директоры Илнур Гайниев Кариев театрының иҗат планнарына багышланган матбугат конференциясендә.
Ул театр белән «Туган авылым» комплексының дуслыгы турында һәм уртак проектлар турында искәртеп үтте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов