Әлмәтнең «Библионефть» киңлегендә шәһәрнең 71 еллыгына багышланган «Әлмәт тарихи календаре» китабын тәкъдим итү тантанасы булды. Чара нефтьчеләр шәһәре тарихын тасвирлаган фильм күрсәтү белән ачылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Әлмәтнең тарихи календарен төзү идеясе өч истәлекле вакыйгага – Татарстан АССРның Шөгер районында беренче сәнәгать нефтен чыгаруга 80 ел тулу, уникаль Ромашкино ятмасын ачуга 75 ел тулу һәм Әлмәт шәһәренең үзенә 70 ел тулуга багышланды.
«Әлмәт тарихи календаре» - гасыр дәвамында үз хезмәтләре белән туган шәһәренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, йөзен үстергән, саклаган һәм баеткан кешеләр, безнең заман геройлары турында китап. Бу аларның киләчәк буыннарга керткән өлеше. Бу китап - безнең тарих. Еллар узар һәм яшь буын бу китапны актарганда, алар бу кешеләр белән шәхсән таныш булулары белән горурланырлар», – диде район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова.
«Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Әлмәт тарихи календаре» китабы шәһәр һәм районның барлык мәктәпләренә һәм китапханәләренә бүләк ителәчәк, диелә хәбәрдә.