Мөслим районы Мәлләтамак авылында «Сөләйман» мәчетенең 20 еллыгын уздырдылар. Чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте, дип яза «Авыл офыклары» газетасы.
Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин 1803 елда Казанда басылган Коръән китабының копиясен бүләк итте. Мөнир хәзрәт Борһанов мәчет төзелгән чордагы истәлекләре белән уртаклашты. Районның Аксакаллар Шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов, Фәрид хәзрәт Аитов изге теләкләр белән догалар кылдылар. Авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Насыйфуллина, мәчет эшчәнлегенең җирлек тормышындагы мөһим роле турында сөйләп, презентация күрсәтте.
Бу көнне Аллаһ йортын төзеп бетерүгә, төзеклеген булдыруга зур суммаларда иганә ярдәме күрсәткән Рафаэль Юнысов та кайткан иде. Соңгы елларда аның ярдәме белән авылның инфраструктурасын үстерү юнәлешендә күләмле эшләр башкарылды. Ул мәчетнең ут-су чыгымнарын да үз өстенә алырга вәгъдә итте. Район башлыгы Альберт Хуҗин, аның урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләүләрен җиткерделәр, бүләк тапшырдылар, диелә хәбәрдә.