19 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Төркиянең башкаласы Анкара шәһәрендә Сөембикә исемендәге җәяүлеләр күпере ачылачак. Чараны Анкарада яшәүче татарлар оештыра.
«Чарада Анкара мэриясе җитәкчелеге, Анкара һәм Төркиянең күп кенә төбәкләреннән татар һәм төрек дөньясы җәмгыять оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары, башка милләт кешеләре катнашачак», - диде «Татар-информ»га Төркиядәге татарлар.
Алар әйтүенчә, Сөембикә исеменең Анкарада бер объектка бирелүен сорау тәкъдиме 2020 елда Анкарадагы «Идилия» татар ашлары рестораны һәм мәдәният үзәгендә Сөембикә һәм Казан шәһитләрен искә алу өчен оештырылган Төрек Дөньясы оешмалары җыенында хупланып, Анкара мэриясенә мөрәҗәгать ителгән. Ә 2023 елда Анкараның Янимахаллә районында җәяүле күперенә Сөембикә Солтан исемен бирү турында карар алынган.