Аксубайда җәмәгать киңлегендә (Мазилин һәм Дуслык урамнары арасында) Агач утырту көне узды. Шимбә иртәсендә бер мәйданчыкта Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге район Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Аксубайның 3нче мәктәбе коллективы җыелды. Бирегә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов та килде. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Бу – аксубайлыларның яраткан урыннарының берсе, биредә тыныч һәм әкияти матур: тын гына елга ага, яр буенда камышлар тирбәлә, тирә-якта яшел чирәм, кызыклы, заманча архитектура объектлары. Әмма аксубайлыларны берничә еллар элек утыртылган агачларның барысының да тамыр җәеп үсеп китә алмавы борчыды. Бу тирәдә яңа үсентеләр утырту өчен Агач утырту көне игълан ителде.
Миләш үсентеләрен Чабаксар участок урманчылыгы питомнигыннан алып килделәр. Шул исәптән биеклеге ярты метрдан артык булган бишьеллык миләш куакларын да, аларны, тамырларына зыян салмыйча, туфрагы белән бергә казып алганнар. Шулай ук зәңгәр чыршылар да. Ылыслы агачлар берничә еллардан әйләнә-тирәне бизәп, яшеллеккә күмәчәк.
«Туфракта агач өчен барлык туклыклы матдәләр булганда, чыршының төсе зәңгәрсу булачак», – дип аңлатты җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин.
«Җирнең нык каты булуы кыенлыклар тудырды. Шуңа да карамастан, утырту урынын бик тырышып әзерләделәр. Аннары утыртылган һәр агачны, казык кагып һәм дүрт яктан бау белән эләктереп, ышанычлы итеп беркетеп куйдылар», – диелгән хәбрәдә.