БРИКС саммиты барган вакытта Казан аэропорты көчәйтелгән режимда эшләячәк. 19 октябрьдән казанлыларга һава аланына тимер юл вокзалыннан йөри торган электропоездларда барырга киңәш ителә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«Такси хезмәтеннән файдаланып булмаска мөмкин. 26 октябрьгә кадәр 1А терминалының R1 парковкасында киртә эчендә торган автомобильләрнең R7 тәүлеклек парковкасына күчерелүе ихтимал. 2нче терминал каршындагы тәүлеклек парковка ябык булачак. Пассажирларга очыш вакытында автомобильләрен кую өчен тәүлеклек парковкадан файдаланырга киңәш итәбез», - дип искәртте ул.
21-25 октябрьдә шулай ук очышлар расписаниесендә дә үзгәрешләр булырга мөмкин. Рейслар турындагы мәгълүматка авиакомпаниянең колл-үзәкләре, аэропортның белешмәлекләре аша һәм компания сайтында ачыклык кертергә мөмкин. Аэропортка рейс юлга кузгалганчы 2-3 сәгать алдан килергә кирәк. Шәһәрнең тимер юл вокзалларында да иминлек чаралары көчәйтеләчәк.
«Моны сәфәрне планлаштырганда исәпкә алырга һәм аэропортка вакытында килергә кирәк. Казанлылар һәм шәһәр кунакларының күрелә торган иминлек чараларына һәм кертелә торган чикләүләргә аңлап каравын, шулай ук бу чорда мәҗбүри булмаган сәфәрләрдән һәм шәхси автотранспорт файдаланудан мөмкин кадәр баш тартуын сорыйбыз», - дип сүзен төгәлләде Илдар Шакиров.