Аксубай районыннан махсус хәрби операция зонасына 21 тапкыр гуманитар ярдәм йөге китерелде. Бу юлы аны дүрт волонтер – Александр Убейкин, Алексей Макаров, Илшат Минсафин, Иван Калугин озата барды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Аксубай волонтерлары шунысы белән аерылып тора, алар хәрбиләргә адреслы ярдәмне аларның дислокация урынына кадәр алып баралар. Гуманитар ярдәм йөген йөртүчеләр исемле посылкалардан тыш, запас частьлар һәм ягулык белән «җиделе» машинасы, генераторлар, хатын-кыз волонтерлар кулы белән үрелгән маскировкалау челтәрләре, алар теккән киемнәрне, шулай ук суыткыч һәм кер юу машинасы алып барганнар.
Безнең яклаучылар үз акчаларына «җиделе» машинасы сатып алган һәм волонтерлар аны ремонтлауны һәм хәрбиләргә алып бару бурычын үз өсләренә алган.
– Планлаштырылган барлык әйберләрне алып барып тапшырдык, сәфәр гадәттәгечә узды, үзебезнекеләр белән очраштык, өйдән сәламнәр тапшырдык. Һәм егетләрдән барысы өчен дә рәхмәт белән кайттык! – дип билгеләп үтте төркем җитәкчесе Александр Убейкин. – Егетләр күбрәк миноэзләгечләр сорыйлар, азат ителгән территорияләрдә дошман үзенең «эзләрен» калдыра, хәзер егетләргә дроннар гына түгел, шулай ук аяк астындагы миналар да яный.
Бу юлы волонтерлар тагын бер миссияне башкарды. Районнан иң өлкән «Старый» кушаматлы контрактчыларның берсенә күптән түгел 60 яшь тулды. Һәм якташлар аны юбилее белән котлаганнар. Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы волонтер Алексей Макаров махсус хәрби операциядә катнашучыга район җитәкчелегеннән Рәхмәт хаты, шәхси бүләк һәм якташлардан бүләкләр тапшырган. Очрашу бик дулкынландыргыч килеп чыккан.
Волонтерлар һәм безнең көрәшчеләр – даими элемтәдә. Һәм һәр солдатның үтенеченә җавап бирергә тырышалар.
Волонтерлар махсус хәрби операциясе зонасына китүче һәр автомобильне ремонтлаучы Илшат Минсафин һәм Алексей Петрянкин автосервислары хезмәткәрләренә, аерым алганда, Сергей Дуборкинга һәм Сергей Илифановка зур рәхмәт белдерәләр.
Өстәвенә, техниканы махсус хәрби операциягә җибәрер алдыннан тест-драйв үткәрәләр, аларны сынап карыйлар. Чөнки юл ерак, шулай ук юлсыз фронт юлы буйлап барганда да машина җимерелергә тиеш түгел.