«Динамо-Ак Барс» клубы сезонны чын триумф белән тәмамлады – илнең барлык өч төп турнирында: Россия чемпионаты, Кубогы һәм Суперкубогында җиңү яулады. Бу хакта чирәмдәге хоккей командасы спортчыларын котлаганда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Котлау телеграммасы шулай ук команданың баш тренеры Араик Маргарянга, ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровка һәм «Динамо-Ак Барс» клубы президенты Евгений Корольковка адресланган.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил чемпионатында җиңү – Татарстан клубының инде 22нче җиңүе. Бу спортчыларның югары осталыгына ышандырырлык дәлил булып тора.
«Һичшиксез, бу клубның уенчылары, тренерлары, белгечләре һәм җитәкчелегенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Кичергән шатлык хисләре, Татарстан дружинасының матур уеннары белән елдан-ел горурлану мөмкинлеге өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм», - диелә телеграммада.
Сүзен йомгаклап, республика җитәкчесе үзеннән һәм барлык җанатарлардан командага һөнәри үсеш һәм яңа казанышлар теләде.
Исегезгә төшерик, финалда Татарстан спортчылары «Динамо-Электросталь» вәкилләре белән очрашты. Матч «Динамо-Ак Барс» файдасына 4:1 исәп белән тәмамланды һәм командага 22нче тапкыр чемпион титулы китерде.