Җитештерү эшчәнлегенә бәйле киңәшмәләр алга таба кабинетларда узмаячак. Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәнәгатьтә ярдәм итү дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан икътисадына федераль бюджеттан акча җәлеп итү буенча эшче төркем утырышы барышында шундый килешүгә килде.
Бүгеннән киңәшмәләр цехларда, фабрикаларда һәм яңа җитештерүләрдә узачак. Дәүләт хезмәткәрләре биредә предприятие җитәкчеләреннән һәм эшчеләрдән төп казанышлар, шулай ук агымдагы кыенлыклар турында турыдан-туры белә алачак, дип хәбәр итә «Челнинские известия».
«2023 елда Татарстан икътисадына 43 миллиард (шуның 12 миллиардка якыны – Сәнәгатьне үстерү фондыннан ташламалы кредитлар) сумнан артык акча җәлеп итә алсак, 2024 елның тугыз аенда исә республика предприятиеләре 49,7 миллиард сум федераль акча алды», – дип сөйләде Когогина.