Татарстандагы мәктәпләр һәм балалар бакчалары 2024 елда 500 мең сум күләмендәге грантларга дәгъва итә ала. Алар республикада яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен каралган. Әлеге карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Сумма бер тапкыр түләнә. Документ буенча, 100гә кадәр грант тәкъдим ителә, аларның иллесе муниципаль мәктәпләргә, ә икенче яртысы муниципаль балалар бакчаларына каралган.
Грант алу өчен катнашучылар республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган сайлау узачак. Мәктәпләрне укучылар саны буенча дүрт төркемгә бүләләр һәм тупланган баллар буенча рейтинга кертәләр. 100 кешегә кадәр укучы булганнар арасыннан 10 җиңүче, 500гә кадәр укучы булганнар арасыннан – 15, 1000гә кадәр укучы булганнар арасыннан 18 һәм 1000 меңнән артык укучы булганнар арасыннан 7 мәгариф оешмасы сайлап алыначак. Балалар бакчалары арасында балалар саны 50дән артмаган 10 бакча, балалар саны 200дән артмаган 20 бакча һәм 200дән артык бала булган 20 бакча грант ота ала.
Гаризалар берничә критерий буенча бәяләнә: туган телдә белем алу, туган телләрне өйрәнү өчен шартлар булдыру; укучыларның 30 проценттан артыгы катнашында тормышка ашырылган проектлар саны буенча; проектларның дәрәҗәсе, форма төрлелеге, аларның кызыктыргыч булуы һәм Татарстандагы башка оешмалар дәрәҗәсендә тарату мөмкинлеге буенча. Шулай ук проектларның актуальлеге һәм социаль әһәмияте дә исәпкә алына.