Бүген Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алиханов Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында – «Туполев» АҖ филиалында булды һәм предприятиенең җитештерү куәтләрен модернизацияләү барышын карады. ТР Рәисе матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
КАЗны техник яктан яңадан коралландыру эшләре дәүләт финанслау программалары кысаларында, беренче чиратта 2030 елга кадәр РФ авиация тармагын үстерү комплекслы программасы хисабына башкарыла. КАЗны модернизацияләү илнең яңа тарихында авиатармакта иң зур төзелешләрнең берсе булды. Планлаштырылган 24 объектның тугызы файдалануга тапшырылган, 15 объектның әзерлеге төрле дәрәҗәдә. Барлык планлаштырылган объектларны файдалануга тапшыру белән предприятие яңа җитештерү дәрәҗәсенә чыгачак һәм гражданлык һәм хәрби продукция чыгару срокларын сизелерлек кыскартачак.
Министр Ту-214 җитештерү программасын киңәйтү кысаларында төзелеш объектлары: механика җыю җитештерү үзәге һәм агрегат-ахыргы җыюның яңа корпусы белән танышты. Очу-сынау станциясендә Антон Алехановка Ту - 214 самолет-лабораториясен күрсәттеләр – аның базасында ТУ-214 платформасын модернизацияләү һәм алга таба үстерү өчен тулы импортны алмаштыру программасы буенча берничә төен, системаларның состав өлешләре һәм борт җайланмалары сынала. Министр шулай ук төзелә торган Ту-214 самолеты бортына күтәрелде, ул ахыргы җыю цехында урнашкан.
Предприятие җитәкчелеге киң тармакара кооперация кысаларындагы эш турында хәбәр итте, ул җитештерү базасын модернизацияләнгән Ту-160М стратегик ракета йөртүчеләрен чыгаруга әзерләргә мөмкинлек бирде.
Очрашуда катнашучылар шулай ук предприятиенең киләчәк үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.