Әстерхандагы татар активисты, «Ак мәчет»нең имамы Мөслим хәзрәт Юнысов татар телендә ничек сөйләшә башлавын искә алды. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
«Мин Әстерханда тудым, татар бистәсендә үстем. Әти-әни белән гаиләдә рус һәм татар телендә сөйләшә идек. Минем әнием Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылыннан. Мин җәйге ялларга әниемнең авылына кайткан вакытта балларның татарча сөйләгәнен аңлый идем, әмма үзем сөйләшми идем. Татарча сөйләшә башлавым кызык килеп чыкты, бер хәл белән бәйле. Абыем белән авылда уйный идек. Өй каршында юл аша җеп суздык. Көянтә күтәреп барган бер апа безнең җепкә эләкте. Мине күреп алды да, нидер әйтә башлады, ә мин җавап кайтара алмый катып калдым, чөнки сүзләр белмим», – дип сөйләде ул.
Җәйге каникулдан Әстерханга кайткач, ул андагы әбисе белән татар сүзләрен өйрәнә башлаган. «Әбиемнән гел «бу сүз татарча ничек була», «бу сүз русча ничек була» дип сорый башладым. Шулай минем лексика тупланды. Мин техникумда укыганда татар теле курслары бар иде. Аннан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда телем шомарды», – диде ул.
Мөслим хәзрәт фикеренчә, Әстерханда лингвистик гимназия кирәк. «Бездә берничә мәктәптә татар телен факультатив рәвештә бирәләр, ә татар мәктәбе бездә юк. Әстерханда лингвистик гимназия ачарга кирәк. Анда балалар өчен татарча мохит булыр иде», – диде ул.